Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Кышка әзерлек 17.05.2018

Укучылар көче белән мәктәп бакчасында суган, чөгендер утыртылды. Укучылар бик тырышып эшләделәр.Бакчада барлык яшелчәләр дә утыртылып бетте.
-
Әтиләр советы әгъзасы Гибадуллин Гаяз мәктәпкә бәрәңге утыртуда ярдәм күрсәтте 14.05.2018

12 нче май көнне мәктәпкүләмендә бакчада суган, кишер, чөгендер утырттык. Шулай ук әтиләр советы әгъзасы Гибадуллин Гаяз абый үз тракторы белән бәрәңге җирен эшкәртеп, утыртып бирде. Мәктәп коллективы исеменнән Гаяз абыйга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Экология икеайлыгында тирә-якны җыештыру 10.05.2018

Экология икеайлыгы кысасында Тугаш башлангыч мәктәбе укучылары да читтә калмадылар, бәйрәмгә һәйкәл тирәсен, уен площадкасын җыештырдылар. Укучыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Митинг 08.05.2018

Бүген, Тамьян авылында бик матур чара булды. Авыл уртасында авыл халкы тырышлыгы белән мемориал такта ачылды. Шушы чара да безнең мәктәп укучылары да катнаштылар.1,7 нче сыйныф укучылары әби-бабайларга концерт номерлары күрсәттеләр. Авыл халкы укучыларга рәхмәтләрен эйттеләр.
-
Митингка әзерләнәбез 07.05.2018

Мәктәп үзидарә членнары венокка чәчәкләр ясадылар. Валеев Ф.Ө. укучыларга венокны ясап бирде, ә үзидарә укучылары венокны чәчәкләр белән бизәделәр.
-
Чисталык икеайлыгында катнашу 05.05.2018

Чисталык икеайлыгы кысасында мәктәпкүләмендә бакчаны, тирә-якны җыештыру оештырылды. Һәр кеше бик теләп катнашты.
-
Чисталык икеайлыгында катнашу 04.05.2018

Чисталык икеайлыгы кысасында Тугаш башлангыч мәктәбе укучылары да мәктәп территориясен җыештырырга чыктылар.
-
Чисталык икеайлыгында катнашу 03.05.2018

Чисталык икеайлыгы кысасында мәктәпкүләмендә укучылар белән берлектә тирә-якны чистарттык. Укучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Парламент дәресе 27.04.2018

Бүген, 27 апрель - рәсәйкүләм парламент көне. Шул уңайдан тарих укытучысы Ахматвалиева Р.М. 5-9 нчы сыйныф укучыларына сыйныф сәгате күрсәтте. Укучылар сыйныф сәгатеннән белемнәрен ныгыттылар.
-
Тукай - безнең күңелләрдә! 26.04.2018

26 апрель- бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.Шул уңайдан шигырь бәйрәме үткәрелде. Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, Тукай шигырьләренә язылган җырларны башкардылар. Бәйрәм чарасы бик матур булды.










