Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Галимҗан Ибраһимов исемендәге фәнни-гамәли конференциядә безнең уңышлар!!! 16.03.2018

Казан шәһәре Мәскәү районы "Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе"ндә Галимҗан Ибраһимов исемендәге IX республика фәнни-гамәли конференция булды. Бу конференциядә безнең мәктәп укучылары да катнашты. 7 нче сыйныф укучысы Бухарин Айзат II урынга ия булды, укытучысы Әмирова Миләүшә, 7 нче сыйныф укучысы Солтанов Раушан шәһадәтнамәгә ия булды, укытучысы Ахматвалеева Рәсилә. Укучыларга һәм укучыларны әзерләгән укытучыларга рәхмәтебезне белдерәбез!!!
-
Гибадуллиннар гаиләсе ГТО тапшырдылар. 15.03.2018

14 нче март көнне универсаль спорт залында Гибадуллиннар гаиләсе ГТО тапшырдылар. Гибадуллиннар гаиләсенә рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН 12.03.2018

7 нче сыйныф укучылары "Игелек кыл" акциясе кысаларында өлкәннәргә ярдәм күрсәттеләр. Рәбига апаның ишегалдын, капка төбен кардан чистарттылар.
-
"Кадерле, Әнием!" 10.03.2018

Бүген, 10 март көнне Тугаш башлангыч мәктәбендә "Кадерле, Әнием!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмдә барлык әниләр дә катнашты. Сыйныф җитәкчеләре Җамалиева Ирина Тазиевна белән Рахимова Нурсинә Фәгыймовна бәйрәмне уен формасында оештырдылар һәм алып бардылар. Бәйрәм күңелле булды.
-
"Кадерле, Әнием!" 07.03.2018

1-3 нче сыйныф укучылары "Кадерле әнием!" дип исемләнгән әниләр бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм чарасы укучыларның шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Әниләр белән балалар бергә уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында укучылар әниләренә бүләкләр бирделәр. Чара матур булды.
-
5 нче сыйныфларда Әниләр бәйрәме 06.03.2018

6 март көнне 5 нче сыйныф укучылары "Әнием, кадерлем!" дип исемләнгән әниләр бәйрәме үткәрделәр. Укучылар әниләренә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен бирделәр. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
Сыйныф җитәкчеләре конференциясендә выставка 05.03.2018

2 март көнне районкүләмендә сыйныф җитәкчеләре конференциясе оештырылды. 7 нче сыйныф укучылары Солтанов Р.Р. белән Бухарин А.А. үзләре эшләгән бизнес проектларын якладылар. Укучылар яхшы чыгыш ясадылар.
-
Конференция классных руководителей 03.03.2018

2 март көнне районкүләм сыйныф җитәкчеләре конференциясе булып узды. Конференциядә безнең мәктәп укытучысы Валеев Ф.Ө. конкурста I урын алуы белән бүләкләнде. Фәрит Өлфәтовичны котлыйбыз. Награждение победителей муниципального этапа "Лучший работник сферы воспитания и дополнительного образования". Сердечно поздравляем Валеева Ф.У. с I местом.
-
Брейн-ринг уены 28.02.2018

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә төп мәктәпләр арасында Брейн-ринг уены оештырылды. Мәктәптән 7,8,9 нчы сыйныф укучыларыннан торган команда катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Укытучысы Ахматвалиева Рәсилә Миннемухаметовна.
-
Республикакүләм Аяз Гыйләҗев укуларында катнашу 27.02.2018

Җәлил бистәсендә Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгына багышланган фәнни-эзләнү конференциясе үтте. Безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Сливень Артем "Безнең як Бибинуры" дип исемләнгән секциядә катнашып призлы урынга лаек булды. Укытучысы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әмирова Миләүшә Рөстәмовна. Артемны котлыйбыз!!!










