МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
23.10.2023
Бүген балалар белән аппликация дәресендә "Аквариумда балыклар" темасына кисеп ябыштырдык.Балалар сызык буенча дөрес итеп кистеләр.Чиста-пөхтә итеп ябыштырдылар.Балыклар турында күп мәгълүмат тупладылар.
-
19.10.2023
Мәктәпкә әзерлек төркемендә математикадан санарга өйрәндек.Балалар саннарны танып саныйлар.
-
18.10.2023
Тәрбияче балаларга көз турында җыр өйрәтте.Балалар сүзләрне дөрес әйтергә,көйне ишетеп җырларга өйрәнделәр.
-
17.10.2023
Бүген тәрбияче балаларны авылыбыз китапханәсенә кунакка алып керде.Балалар китапханәдәге китапларны карадылар.Венера апалары аларга Абдулла Алишның "Сертотмас Үрдәк" әкиятен укыды.
-
16.10.2023
Бүген балалар белән яшел почмакта гөлләрне тәрбияләдек.Гөлләрнең тузаннарын сөрттек,сулар сиптек.Балалар мондый эшләрне бик яраталар.Хезмәт тәрбиясе балалар өчен бик файдалы.
-
13.10.2023
ТӘРБИЯЧЕ БАЛАЛАРНЫ ӘДӘПЛЕЛЕК КАГЫЙДӘЛӘРЕ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРДЫ.БҮЛМӘГӘ КИЛЕП КЕРГӘЧ ИСӘНЛӘШҮ КАГЫЙДӘСЕН ӨЙРӘНДЕЛӘР."БЕЗ КУНАККА БАРАБЫЗ" РОЛЬЛЕ УЕНЫН УЙНАДЫЛАР.
-
12.10.2023
БАЛАЛАР ӨСТӘЛ УЕННАРЫН БИК ЯРАТАЛАР. ТӘРБИЯЧЕ БҮГЕН "кЕМ АРТЫК"УЕНЫ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРДЫ.КӨЙ ТУКТАУГА БАЛАЛАР УРЫНДЫКЛАРГА УТЫРЫП КАЛЫРГА ТЫРЫШАЛАР.БУ УЕН АША ЗИТЕЗЛЕК ТӘРБИЯЛӘНӘ.БАЛАЛАР КӨЙНЕ ИШЕТЕРГӘ ӨЙРӘНӘЛӘР.
-
11.10.2023
Тәрбияче балалар белән татар халык уеннары өйрәнүне дәвам итте.Бүген "Кәрия- Зәкәрия" уенын уйнадылар.Балалар арасында дуслык,бер-берсенә хөрмәт тәрбияләнә.
-
10.10.2023
Балалар көн саен бакчада шөгыльләнәләр.Бүген алар мозайкадан "Кәҗә һәм Сарык" әкиятен төзеделәр.Әкиятнең эчтәлеген кыскача тәрбияче сөйли барды.Балалар әкиятләр тыңларга бик яраталар.
-
06.10.2023
Балалар белән көзге табигат турында сөйләштек.Бүген яңгыр ява,көн салкын.Балалар яңгыр яуганны,җил искәнне хәрәкәтләр белән күрсәттеләр.