МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
21.12.2023
Балалар белән Яңа ел бәйрәменә "Кар бөртекләре"биюен өйрәндек.Көйне ишетергә,хәрәкәтләрне тигез итеп башкарырга өйрәнделәр.
-
20.12.2023
Балалар белән бүген Кыш бабайга хат яздык.Балалар бакчасына Кыш бабайны кунакка чакырдык,күп итеп күчтәнәчләр алып килүен сорадылар.
-
19.12.2023
Балалар белән кар яуганын күзәттек.Аннан соң кар бөртекләрен кәгазьдән кисеп карадык.Кул чуклары нытытылды,кисү күнекмәләре камилләштерелде.Пөхтәлек,әдәплелек тәрбияләнде.
-
15.12.2023
Безнең балалар бакчасында туган көнннәрне бәйрәм итү традицияга кергән.Бүген Элинабызга 3 яшь тулды.Без аны туган көне белән котладык.Ак калачны җырладык,уеннар уйнадык.
-
14.12.2023
Балалар белән Яңа ел бәйрәменә әзерләнә башладык.Тәрбияче Яңа елны каршылау турында балаларга аңлатты.Чыршы янында биеп-җырлар өчен уен өйрәнделәр.
-
13.12.2023
Бүген балалар белән "Китап-дустың" темасына әңгәмә үтте.Тәрбияче китапларны сак тотарга кирәклеге,ертмаска,битләрен пычратмаска дип аңлатты.Балалар китаплардан рәсемнәр карадылар.Зилә апалары "Чуар тавык" әкиятен укыды.
-
06.12.2023
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән сузык авазлар төшенчәсе белән таныштык.Тәрбияче сүзгә аваз анализы ясау өстендә эшләде.Сүзләрдән сузык авазларны табарга өйрәнделәр.
-
05.12.2023
Бүген балалар белән төсле кәгазьләрдән кисеп ябыштыру эше башкардык.Балаларның кул чуклары ныгытыла,сызык буенча тигез кисү күнегүләре камилләштерелә.Пөхтәлек.әдәплелек,куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү күнегүләре ныгытылды.
-
04.12.2023
Балалар белән төрле һөнәр кешеләренең хезмәте турында төрле чаралар үткәрәбез.Бүген балалар табиб һөнәре турында сөйләделәр.Ролгә кереп китеп табиб авыруларга ярдәм күрсәтте. Табиб һөнәренә кызыксыну тәрбияләнде.Кешеләргә ярдәмчел,кайгыртучанлык тәрбияләнде.
-
01.12.2023
Бүген тәрбияче "Миләшкәй" балалар бакчасында үткәрелгән "Чемоданда әкият" муниципаль конкурсында катнашты.