МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
24.01.2024
Тәрбияче балаларның сөйләм телен ныгыту өстендә даими эш алып бара.Бүген алар белән тизәйткеч әйтергә өйрәнделәр.Балалар хәрефләрне дөрес әйтергә өйрәнделәр.
-
23.01.2024
Бүген балалар белән предметларның формаларын һәм төсләрен өйрәндек.Төсләрне хәтердә калдыру өчен төрле уеннар аша алып бардык.Төп төсләрне хәтердә калдыру ныгытылды.Зәвыкълылык тәрбияләнде.
-
19.01.2024
Балалар белән рәсем сәнгате дәресендә чәчәкләрдән букет ясау турында сөйләштек.Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары букет рәсеме ясадылар.Чисталык,пөхтәлек тәрбияләнде.Краска белән дөрес эшләү күнегүләре камилләштерелде.
-
18.01.2024
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән саннар рәтен өйрәнүне дәвам иттек.Балалар саннарны карточкадан күрсәттеләр.Ә кечкенәләр төркеме балалары белән төсләрне өйрәндек.Балалар төп төсләрне аерырга өйрәнделәр.
-
16.01.2024
Бүген балалар белән рәсем дәресендә Яңа ел бәйрәме турында сөйләштек.Яңа ел иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе .Чыршы янында уйнап йөргән балаларны ясадылар.
-
15.01.2024
Һәр һөнәр дә кирәкле.Бүген тәрбияче балаларны сатучы һөнәре белән таныштырды.Балалар сатучылы уйнадылар.Сөйләм теле ныгытылды,әдәплелек,дөрес итеп сөйләшү тәрбияләнде.
-
11.01.2024
Биек-биек тау битендә,
Чана шуып уйныйбыз.
Ярышабыз,узышабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
-
27.12.2023
Бүген безнең балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үтте.Балалар рәхәтләнеп җырладылар,биеделәр,шигырләр сөйләделәр.Кыш бабай белән Кар кызына ияреп Куян,Убырлы карчык,Аждаха килделәр.
-
26.12.2023
Балалар белән "Әкиятләр илендә" дигән кичә үткәрдек.Әти-әниләргә "Башак" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттек.Сөйләм телен ныгыту ,үстерү өстендә эш алып барылды.Хезмәт сөючәнлек тәрбияләнде.
-
22.12.2023
Балалар белән безнең якларда яшәүче хайваннар белән таныштык.Аларның рәсемнәреннән карап исемнәрен әйттеләр.Хайваннарны ярату хисе тәрбияләнде.