МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
29.02.2024
Балалар белән кадерле әниләребезгә открытка ясадык.Балалар сызыклар буенча кисәргә өйрәнделәр.Кайчыны дөрес тоту,клей белән сак эшләү кагыйдәләрен аңладылар.
-
28.02.2024
Безнең бакчада балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эш даими алып барыла.Бүген "Әти-әнигә мин йорт эшләрендә булышам" темасына сөйләштек.Хезмәт сөючәнлек,өлкәннәргә хөрмәт,әдәплелек тәрбияләнде.
-
27.02.2024
Бүген балалар белән ашаганда әдәп-әхлак тәрбиясе турында сөйләштек.Балалар үзләре дә кагыйдәләрне әйттеләр.Әдәплелек,пөхтәлек тәрбияләнде.
-
22.02.2024
Бүген әтиләребезне 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне белән котлап открыткалар ясадык.Балаларда патриотик хисләр,туган илгә мәхәббәт тәрбияләнде.
-
21.02.2024
Балалар белән "Хәйләкәр төлке"уены белән таныштык.Балаларда хәйләкәрлек,җитезлек тәрбияләнде.
-
20.02.2024
Бүген балалар белән татар халык уеннары белән таныштык.Балаларның хәрәкәтләнү күнегүләрен ныгыту,бию күнегүләрен хәтердә калдыруларына ирешү.
-
19.02.2024
Бүген балаларны балыклар турында мәгълүматлар белән таныштырдык.Балыкларның суда яшәве,нәрсәләр белән туклануын белделәр.Тәрбияче "Балык тоту"уенын өйрәтте.
-
15.02.2024
Балалар пластилиннан хайваннар әвәләп ясарга өйрәнделәр.Пластилин белән эшләгәндә чисталык,пөхтәлек,әдәплелек кагыйдәләре тәрбияләнде.
-
15.02.2024
Балаларны Муса Җәлил иҗаты белән таныштырдык.Аның балалар өчен язган шигырьләрен укыдык.Патриотик хисләр,Җәлил иҗатына кызыксыну тәрбияләдек.
-
13.02.2024
Балалар белән туплар белән уеннар уйнадык.Тупларны ыргытып тотып алу күнегүләре камилләштерелде.