МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 423987, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Новое Саитово, ул.Мирная д.4а |
Телефон: | +7(987)-269-72-18 |
E-Mail: | DNsait.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- детский сад "Чулпан" |
Руководитель: | Раянова Гульнур Анасовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ Новосаитовский детский сад «Чулпан» Муслюмовского района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
29.11.2023
Бүген балалар белән "Башак" әкиятен сәхнәләштердек.Балаларның сөйләм телен баету өстендә эш алып барылды.Сәхнәдә үзләрен иркен тотарга өйрәнделәр,бер-берсе белән иркен сөйләшү күнекмәләре булдырылды.
-
28.11.2023
Мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар белән 13 санының килеп чыгуы белән таныштылар.13 санын язарга,санарга,укырга өйрәнделәр.
-
27.11.2023
Бүген балалар белән кышкы табигать турында сөйләштек.Кыш җиткәч көннәр салкын була.Кар ява,буран чыга.Кешеләр җылы киемнәр киеп йөриләр.Кышкы табигатьне күзәтүчәнлек тәрбияләнде.Күтәренке кәеф булдырылды.,кышкы уеннар турында белемнәр киңәйтелде.
-
24.11.2023
Балалар белән Д.Н.Мамин-Сибирякның "Соры муен" әкиятенә рәсем ясадык.Балаларның күзаллау күнегүләре булдырылды.Кошларны сакларга,ярату хисе тәрбияләнде.
-
22.11.2023
Тәрбияче бүген балалар белән сөйләм үстерү дәресендә әниләр турында сөйләде.Әниләр турында җыр,шигырь тыңладылар.Әни-иң кадерле,ягымлы,сөйкемле кеше.Әниләргә карата хөрмәт,ярату хисе тәрбияләнде.
-
21.11.2023
Балалар белән сөйләм телен ныгыту өстендә төрледән-төрле чаралар үткәрелә.Җырлы уеннар уйнау бик яхшы чара.Балалар күмәкләшеп "Кәрия Зәкәрия "уенын уйнадылар.Көйне ишетергә,сүзләрне хәтердә калдырырга өйрәнделәр.Бию хәрәкәтләрен өйрәнделәр.
-
20.11.2023
Көннәрне суыта башлау белән грипп авырулары килеп чыга.Балаларга тәрбияче авыру билгеләре турында сөйләде.Алар наутбуктан грипп авыруы турында видео да карап алдылар.Сәламәтлек,чисталык тәрбияләнде.
-
17.11.2023
Балалар һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләрен белеп торырга тиеш.Бүген алар юлны аркылы чыгарга өйрәнделәр.Аннан мозайкалар ярдәмендә юл билгеләрен җыйдылар.Әдәплелек,игътибарлылык тәрбияләнә.
-
16.11.2023
Балалар белән "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштердек.Мондый чара аша балаларның сөйләм теле баетыла,җөмләләрне дөрес төзергә өйрәнәләр.Эзлеклелек,дуслык тәрбияләнә.
-
14.11.2023
Балалар урманда яфраклар,гөмбәләр җыю уены уйнадылар.Кем күбрәк җыя,кайсы агач яфрагы,нинди гөмбә җыйдың?- сорауларына җаваплар бирделәр.