МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 88 учащихся |
У нас учат: | 21 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
"Хәтер бакчасы - 2023", "Экояз - 2023" /#Садпамяти2023 #Эковесна2023 28.04.2023
7-8 нче сыйныф укучылары "Хәтер бакчасы - 2023", "Экояз - 2023" акцияләренә кушылдылыр/Обучащиеся 7-8 классов участвовали в акции #Садпамяти2023 #Эковесна2023
-
"Тукайлы милләт" конкурсында Шәяхмәтова Рузилә 1 нче урынны алды 26.04.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, "Туган тел" көне уңаеннан Мөслим "Үзәк китапханәсе"ндә бүген "Тукайлы милләт" конкурсы узды. Шәяхмәтова Рузилә (6 нчы сыйныф) бу конкурста катнашып, 1 нче урынны алды. Афәрин, Рузилә! Уңышларың дәвамлы булсын!
-
"Йөрәкләрдә - Тукай эзләре, Күңелләрдә - Тукай сүзләре" дип аталган шигырь бәйрәме үтте 26.04.2023
26.04.23 - "Туган тел"көне. Шул уңайдан З.Басыйрова ис. мәдәният йортында "Йөрәкләрдә - Тукай эзләре, Күңелләрдә - Тукай сүзләре" дип аталган шигырь бәйрәме үтте. Бәйрәмдә укучыларыбыз Нәбиев Раяз, Хаматшин Раиль, Султанова Алинә, Шәяхмәтова Рузилә, Шәяхмәтов Радмир, Хорошилов Дмитрий Г.Тукайның "Шүрәле" әкиятеннән өзек тәкъдим иттеләр. Тамашачы аларның чыгышын бик җылы кабул итте. Булдырдыгыз кызлар-егетләр!!!
-
"Маршировка сәгате"/Час маршировки 26.04.2023
В Час маршировки учащиеся готовились к митингу ко Дню Победы, репитировали смотр строевой песни.
-
“Имин көпчәк - 2023” /"Безопасное колесо - 2023" 25.04.2023
Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Яшь юл хәрәкәте инспекторларының “Имин көпчәк - 2023” республикакүләм конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурста 17 мәктәптән 17 команда катнашты. Конкурс 3 этаптан торды: "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белучелэр"; "Беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү"; велосипедта индивидуаль- фигуралы йөрү. Безнең мәктәп командасы конкурста актив катнашып Грамота белән бүләкләнде. Команда составы: Юсупова Зөhрә, Нәбиуллина Рәмилә, Гараев Рамазан, Закиров Булат. Житәкчеләре - Валиева Г.А.
-
"Экояз - 2023". Мәктәп яны тәҗрибә участогында суган һәм кишер утыртылды 24.04.2023
Мәктәп яны тәҗрибә участогында суган һәм кишер утыртылды.
-
Разговоры о важном. «День труда. Мир профессий» 24.04.2023
24 апреля прошло внеурочное занятие Разговоры о Важном на тему «День труда. Мир профессий». Учащиеся начальных классов вместе с Совёнком совершили путешествие по миру профессий. Узнали много о разных специальностях. Пришли к выводу, что каждая профессия важна и вносит свой вклад в жизнь общества. Профессии делают нашу жизнь комфортней, а страну сильной и развитой. В заключение занятия ребята поняли, что каждому важно найти такую профессию, которую он будет любить и трудиться ответственно и с удовольствием. Ребята среднего и старшего звена поговорили о Празднике Весны и Труда. Просмотрели видеоролик и попробовали ответить на вопрос «Что такое созидательный труд?». Обсудили выбор профессии, через участие в проекте «Билет в Будущее». Познакомились с первыми Героями Труда РФ. Заглянули в мир будущих профессий с помощью мультимедийного «Атласа новых профессий».
-
"Яшь бөреләр - 2023" конкурсының җиңүчеләре бүләкләнде 20.04.2023
20 апрель көнне "Яшь бөреләр - 2023" конкурсының җиңүчеләре бүләкләнде. Нәфис сүз номинациясендә Элина Низамова 2 нче урын алды. Гүзәл Гайрова, "Вокал-соло" номинациясендә уңышлы чыгыш ясаган өчен, Диплом белән бүләкләнде. Укучыларны котлыйбыз!
-
"Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы" бәйгесенең зоны туры узды 20.04.2023
Кичә мәктәбебездә "Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы" бәйгесенең зоны туры узды. Чарада Күбәк, Баек hэм Тат. Бүләр мәктәпләреннән 5 укучы катнашты. Мәктәп данын Рәхимҗанова Л. (2 нче сыйныф), Хасаншин А. (1 нче сыйныф) яклады. Финал ярышына узачак укучыларга уңышлар,зур җиңүләр теләп калабыз!
-
"Социаль хезмәттәшлек - укучыларга һөнәри юнәлеш бирүдә уңышлы формаларның берсе" темасы астында киңәшмә үтте/Прошло совещание для директоров школ и заместителей директора по воспитательной работе на тему "Социальное сотрудничество - одна из успешных форм профориентации учащихся" 19.04.2023
19 нчы апрель көнне Күбәк урта мәктәбе базасында мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен "Социаль хезмәттәшлек - укучыларга һөнәри юнәлеш бирүдә уңышлы формаларның берсе" темасы астында киңәшмә үтте. Чарада катнашучылар тәрбия сәгатьләре, дәресләр карадылар, осталык класслары, эшлекле уенда, психологик тренингта катнаштылар; агрокласс юнәлешендә белем алучы 8 нче сыйныф укучыларының дәрестән тыш эшчәнлекләрен өйрәнделәр/19 апреля на базе МБОУ "Кубяковская СОШ" прошло совещание для директоров школ и заместителей директора по воспитательной работе на тему "Социальное сотрудничество - одна из успешных форм профориентации учащихся". Участники мероприятия посетили классные часы, уроки, приняли участие в мастер-классах, в деловой игре, в психологическом тренинге; изучили внеурочную деятельность учащихся 8 класса, которые обучаются по предпрофильной программе "Агрокласс"