МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 88 учащихся |
У нас учат: | 21 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Салават күпере" мәктәп яны җәйге лагеренда Иске Карамалы авылы китапханәчесе Гөлназ Мәүлиева "Сөйкемле бала" бәйгесе уздырды 17.06.2023
"Салават күпере" мәктәп яны җәйге лагеренда Иске Карамалы авылы китапханәчесе Гөлназ Мәүлиева "Сөйкемле бала" бәйгесе уздырды. Җиңүче булып Нариман Абдуллин танылды. Беренче сыйныфны гына бетерсә дә, сигез биремне иң төгәл үтәүче ул булды. Шигырь сөйләргә,рәсем ясарга,табышмак чишәргә,өйдәге иң борынгы әйберне табарга һәм тагын әллә ниләр эшләргә кирәк иде...
-
"Салават күпере" мәктәп яны лагере балалары "Борһан" мәчетендә булдылар 16.06.2023
"Салават күпере" мәктәп яны лагере балалары "Борһан" мәчетендә булдылар . Анда балаларга дин тарихы, өлкән буынга карата игелек һәм хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Авылыбыз мәчете тарихы турында да мәгълүмат бирделәр. Экскурсия бик файдалы булды.
-
Яшь армиячеләр Украинада махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган авылдашыбыз Илгиз Фәттәхетдинов истәлегенә Иске Карамалыда ул тормыш иткән йорт диварына элмә такта кую тантанасында 15.06.2023
15 нче июнь көнне Украинада махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган авылдашыбыз Илгиз Фәттәхетдинов истәлегенә Иске Карамалыда ул тормыш иткән йорт диварына элмә такта куелды. Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, батырның әнисе Ирина ханым, район җитәкчелеге, авылдашлар, Яшь армиячеләр, локаль сугыш ветераннары катнашты. Илгиз Илдус улы, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Безнең күңелләрдә Илгиз бик яшхы, ачык күңелле, тырыш, эшчән егет буларак искә калачак. Батырга мәңгелек дан һәм истәлек!
-
“Салават күпере” ял лагеренда «ГТО - безнең тугры дустыбыз» спорт уены үткәрелде 15.06.2023
“Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы — ил халкын физик тәрбияләүнең тулы кыйммәтле программасы һәм норматив нигезе, ул массакүләм спортны үстерүгә һәм милләтне савыктыруга юнәлдерелгән. Буген “Салават күпере” ял лагеренда «ГТО - безнең тугры дустыбыз» спорт уены үткәрелде. Укучылар ГТО күнегүләрен эшләп үзләрен сынап карадылар.
-
"Салават күпере" л лагере көндәлеге. Фоамиран hәм изолоннан төрле әйберләр иҗат итүче кул остасы Алсу Илшат кызы лагерьда ял итүче кызлар өчен мастер-класс үткәрде 14.06.2023
Бу көнне фоамиран hәм изолоннан төрле әйберләр иҗат итүче кул остасы Алсу Илшат кызы лагерьда ял итүче кызлар өчен мастер-класс үткәрде. Ул кызларга фоамираннан тузганак чәчәге формасындагы чәч кыстыргычы ясарга өйрэтте. Алсу балаларга курсэтергэ үзе ясаган кул эшләрен дә алып килгән иде. Изолон hэм фоамираннан ясалган чәчәкләр hәм хайваннар искиткеч матурлар. Мастер-класстан соң кызларның да шундый кул эшләре белән шөгыльләнү теләге туды. Алсу Илшат кызына рәхмәт белдерәбез һәм иҗади уңышлар телибез!
-
"Салават күпере" мәктәп яны лагере көндәлеге. Күбәк авылында төзеләчәк мәчеткә нигез салу чарасында катнаштык 13.06.2023
Бу көнне лагерьда ял итүче балалар белән Күбәк авылында төзеләчәк мәчеткә нигез салу чарасында катнаштык. Район башлыгы Альберт Хуҗин, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Иске Карамалы һәм Күбәк авылларының имамы Сөләйман хәзрәт Хафизов килгән кунакларга котлау, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Эчтәлеклечыгышлардан соң яңа мәчет төзеләсе нигез урынында тантаналы рәвештә беренче казыклар кагылды. Бу вакыйга балалар күңелендә якты истәлек булып калыр.
-
"Салават күпере" мәктәп яны лагеренда. "Россия көне" уңаеннан, “Салават күпере” ял лагерена йөрүче укучылар өчен "Без - Россия гражданнары" дип исемләнгән интерактив уен үткәрелде 12.06.2023
2023 нче елның 12 нче июне.
"Россия көне" уңаеннан, “Салават күпере” ял лагерена йөрүче укучылар өчен "Без - Россия гражданнары" дип исемләнгән интерактив уен үткәрелде. Укучыларга Россия Дәүләтенең символлары турында сораулар һәм биремнәр тәкъдим ителде, шулай ук Туган як буенча да сораулар булды. Уен ахырында җиңүчеләр билгеләнде. Хаматшин Айзат иң күп балл җыеп беренче урынга лаек булды.
Укучылар белән «Минем илем – минем Россиям» дип исемләнгән асфальтта акбур белән рәсем ясау бәйгесе оештырылды. Укучылар композиция төзү өстендә актив эшләделәр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
-
"Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты. 9 нчы сыйныф укучысы Низамова Адилә катнашты һәм ул "Общественный деятель" номинациясендә җиңү яулады 11.06.2023
2022-2023 нче уку елы дәвамында һәр сыйныфта "Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты гамәлгә ашырылды. Уку елы азагында проектны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча 9 нчы сыйныф укучылары арасында конкурс-бәйге оештырылды. Бу конкурста 9 нчы сыйныф укучысы Низамова Адилә катнашты һәм ул "Общественный деятель" номинациясендә җиңү яулады. 11.06.23 көнне Мөслим муниципаль районы сабантуенда "Мөслим кызы" йолдызын, Грамотасын кулына алды. Уңышлар сиңа, Адилә!
-
Мөслим муниципаль районы сабантуенда уку алдынгылары, конкурс-бәйгеләрдә уңышка ирешкән укучылар бүләкләнде 11.06.2023
11.06.23 көнне Мөслим муниципаль районы сабантуенда уку алдынгылары, конкурс-бәйгеләрдә уңышка ирешкән укучылар бүләкләнде. Бүләкләү тантанасында фән нигезләрен гел " 5"ле билгеләренә генә өйрәнгән ( уку елын гел "5" ле билгеләренә генә тәмамлаган) Маликова М., Закирова Э. (6 нчы сыйныф укучылары), Нәбиуллина Р. (3 нче сыйныф укучысы), Ханнанов Ф.(9нчы сыйныф укучысы)катнашты. Аларга район башлыгы А.Р.Хуҗинның Рәхмәт хатлары һәм "Алга" бренд кепкалары тапшырылды. Уңышларыгыз дәвамлы булсын!
-
Международная акция "Ночь географии-2023" 06.06.2023
В рамках международной акции "Ночь географии-2023" родители и школьники совершили экскурсию по пруду у села Старые Карамалы. Охотно ловили рыбу. Знакомились с н. Для рыбалки тоже нужно стараться, нужно знать секреты./ "География төне - 2023" халыкара акциясе кысаларында әти-әниләр һәм укучылар Иске Карамалы авылы янындагы буага экскурсиягә бардылар. Рәхәтләнеп балык тоттылар. Су буе белән таныштылар. Балык тоту өчен дә тырышырга кирәк, серләрен белү кирәк.