МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
| Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
| E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
| Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 72 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Олимпиада нәтиҗәләре 17.02.2017

4 нче класс укучылары арасында районда математика һәм рус теленнән олимпиада узды. 4 нче класс укучысы Хаматшина Л.математикадан җиңү яулады, ә рус теленнән призер булды. Ләйсәнне уңышлары белән котлыйбыз.
-
Минем әти - иң яхшысы 17.02.2017

Патриотик айлык кысаларында "Минем әти - иң яхшысы" дигән мини проект эшләнде. Укучылар әтиләре белән төшкән фотоларын алып килеп, алардан күргәзмә оештырылды.
-
“Йолдызлык - 2017” 15.02.2017

Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында “Йолдызлык - 2017” талантлы яшьләр фестиваленең сайлап алу туры үтте. Безнең мәктәптән Мирхаҗиянова Азалия, Закирова Алия, Ханнанова Лилия, Шакуров Айдар, Ханнанова Равия уңышлы чыгыш ясап, фестивальнең дипломантлары булдылар. “Тамчы” кызлар вокаль ансамбле гала-концертта чыгыш ясау хокукы алды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез! Укучыларны конкурска әзерләгән җитәкчеләргә рәхмәт белдерәбез.
-
Гашыйклар көне 14.02.2017

"Гашыйклар көне" көнне 9 нчы класс укучылары җитәкчелегендә күргәзмә оештырылды. Һәр класс үз валентинкасын булдырды.
-
9,11 сыйныф укучылары сынап карау имтиханында катнаша. 11.02.2017

-
Канат тарту ярышлары 08.02.2017

Патриотик айлык дәвам итә. Класслар арасында канат тарту ярышы үтте.
-
Мәктәп музеенда 3 нче класс укучылары 08.02.2017

Патриотик айлык кысаларында график нигезендә 1-6 нчы класс укучылары мәктәп музеенда булачаклар. Бүген 3 нче класс укучылары музей экспонатлары белән танышып чыкты.
-
Патриотик айлык кысаларында 06.02.2017

Патриотик айлык кысаларында укучылар арасында баскетбол, волейбол ярышлары башланды.
-
Медицина уку йортларына керергә теләүче укучылар өчен очрашу 04.02.2017

Мөслим үзәк хастаханәсенең актлар залында медицина уку йортларына керергә теләүче укучылар өчен очрашу үтте. Очрашуны үзәк хастаханәнең баш табибы Р.А.Морзаханов алып барды. Укучылар үзәк хастаханә белән таныштылар. Казан дәүләт медицина университеты турында презентация карадылар. Очрашуга медицина университетында укыган студентлар да чакырылган иде. Алар да үз фикерләрен белдерделәр. Мәктәптән 9 нчы класстан 5 укучы катнашты.
-
Әтиләр Советының чираттагы киңәйтелгән утырышы 03.02.2017

Әтиләр Советының чираттагы киңәйтелгән утырышы узды. Әтиләрне "Сукмаклар буйлап" түгәрәгендә шөгыльләнүче (җит. Низамова Д.Н.), 9 нчы класта укучы экскурсовод Низамова Р.А. музей тарихы, аның бүлекләре белән таныштырды. Аннары "Минем әти - иң яхшысы" дигән күргәзмә белән таныштылар. Утырыш актлар залында дәвам итте. Башта әтиләргә 4 нче класс укучылары (җит. Гараева Р.Н.) Ф.Яруллинның "кызыл алма" әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Мирхазианова А., Ханнанова Л. җыр башкардылар. Директор Л.Р.Мухамадиева әтиләрне мәктәпнең социаль паспорты белән таныштырды, Совет эшчәнлегенә тукталды. Әтиләргә "Вакытның бер сәгате", "Үткән минутлар кайтмый" дигән видеороликлар тәкъдим ителде. 2 нче класс җитәкчесе Шаймарданова Р.Г. "Гаиләдә әти авторитеты. Әти тәрбиясе нинди була?" темасына чыгыш ясады. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Д.Р. 1 нче яртыеллыкта тәрбия эшчәнлегенә анализ ясады, игътибар ителәсе өлкәләргә тукталды. Соңыннан фикер алышу үтте. Һәрбер класс йөкләмә алды.










