МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 97 учащихся |
У нас учат: | 21 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Cоревнования по легкой атлетике 16.09.2016
Проводились соревнования по легкой атлетике в зачет школьной спартакиады среди учащихся общеобразовательных учреждений Муслюмовского муниципального района. Из нашей школы в этих соревнованиях участвовали учащиеся с 5 по 11 классы в количестве 17 человек. (Рук. Гайров И.З., Ханнанов Ф.Г.) В беге на 3000 метров среди юношей Исрафилов Д, А. занял 1 место, в беге на 30 м. среди учащихся 1-4 классов Маликова М.И. заняла тоже 1 место. В метании гранаты на дальность Нурлыгаянова Ф. заняла 1 место. В общекомандном зачете наша команда заняла 3 место (среди учащихся 10-11 классов), 2 место (среди учащихся 5-9 классов). Победителей поздравляеи и желаем им успехов!!!
-
"Китапханәгә китап бүләк ит!" акциясе бара 15.09.2016
"Китапханәгә китап бүләк ит!" акциясе бара. Акция октябрь аена кадәр дәвам итә. Китапханәләрне тулыландырырга сез дә үз өлешегезне кертә аласыз, хөрмәтле укучыларыбыз.
-
"Авыл укытучысы-2016" 14.09.2016
Бу көнне Казан шәһәрендә "Авыл укытучысы -2016" бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Анда безнең мәктәптән математика укытучысы Фәхртдинова Д.Н. катнашты. Алар Мәгарифне үстерү институты галим, методистларыннан торган мәртәбәле жюри әгъзалары каршында имтихан тотты, сәләтләрен, осталыкларын күрсәтте. Дилбәр Нәкыйповна ""Предметка мәхәббәт" номинациясендә җиңү яулады. Бу зур җиңүе белән Дилбәр Нәкыйповнаны котлыйбыз һәм яңа иҗат уңышлары телибез!
-
"Кулланучылар хокукын яклау" олимпиадасы 13.09.2016
Бу олимпиадада мәктәбебездән 6 укучы катнашты. Алар беренче турда онлайн-тест сораулары буенча эшләделәр.
-
Акция "Праздник трезвости" 08.09.2016
Акция кысаларында башлангыч класс укучылары "Салкын тиюләрне кисәтү" темасына "Сәламәтлек агачы" проектын якладылар.
-
Язучылар белән очрашу. 08.09.2016
“Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” кысаларында районыбыз мәктәпләрендә язучылар белән очрашулар үтә. Шундый очрашу безнең мәктәптә дә үтте. Очрашуда филология фәннәре докторы , Казан дәүләт федераль университет профессоры, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Хаернас улы Бакиров; Татарстанның халык шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рәдиф Кәшбулла улы Гатауллин; шагыйрь, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. “Почет билгесе “ ордены кавалеры Ильдус Сабир улы Гыйләҗев; прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Абдуллин Фәтхулла Абдулла улы катнашты. Очрашудан соң язучылар Түреш авылында Харрас чишмәсендә булдылар. Соңыннан Харрас Әюпов каберенә чәчәкләр салынды.
-
Куркынычсызлык айлыгы
07.09.2016
Мәктәптә куркынычсызлык айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында классларда укучылар иминлеген саклау буенча класс сәгатьләре һәм инструктажлар үткәрелде.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы. 06.09.2016
Бу көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта начальник ООУУП и ПДН Мирзаянов Булат Шарипович, инспектор по профилактике семейного неблагополучия и правонарушений среди несовершеннолетних Салихова Л.З., Иске Карамалы больницасының өлкән шәфкать туташы Галеева З.А. катнашты.
-
"Беренче кыңгырау" бәйрәме 01.09.2016
Бу көнне мәктәптә "Беренче кыңгырау" бәйрәме узды. Бәйрәмдә Иске Карамалы җирле үзидарә башлыгы Кәримов И.Н., Октябрь җирле үзидарә башлыгы Ханнанов И.М., Өстәмә белем бирү үзәге методисты Шәрифуллина Р.Ф., ветеран укытучылар, "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр катнашты.
-
Чыгарылыш кичәсе 27.06.2016
Бүген мәктәптә 11 нче класс укучылары һәм әти-әниләре өчен көтеп алынган бәйрәм - Чыгарылыш кичәсе үтте. 9 укучы кулларына тормышка путевка- тулы урта гомуми белем турында аттестат алдылар. Гарипова Алисәгә аерым үрнәктәге аттестат һәм алтын медаль тапшырылды. Укучыларга уңышлар телибез!