МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 140 |
У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Минем гаиләм-минем таянычым"дигән исем астында чара. Мероприятии под названием "Моя семья- моя опора"
01.07.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы уңаеннын, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Кашапова З.М. мәктәпкә әзерлек төркемендә "Минем гаиләм-минем таянычым"дигән исем астында чара үткәрде. Зилә Мөдәрисовна балаларны легенда белән таныштырды, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, аның символы - ромашка белән таныштырды. Чара презентация белән үрелеп барды. Чара ахырында балалар белән хәрәкәтчән уеннар оештырылды.
В рамках Года родных языков и народного единства в РТ, сотрудница центральной детской библиотеки провела в подготовительной группе мероприятие посвещенное Дню семьи, любви и верности под названием "Моя семья-моя опора". Ведушая познакомила детей с существующей легендой, рассказала об истории создания праздника, познакомила с его символом- ромашкой, которая с древних времен была знаком любви. Рассказ сопровождался красочной презентацией. В конце мероприятия с детьми были организованы подвижные игры.
-
Тәрбиячеләребез белемнәрен күтәрә 25.06.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында тәрбиячеләребез Муса Жәлил исемендәге Минзәлә педагоги көллиятендә белем күтәрү курсларында укып кайттылар.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары экскурсиядә
23.06.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы уңаеннын, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Кояшлы Ык" ял паркында экскурсиядә булып кайттылар
-
Кошлар көне 23.06.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы уңаеннын, бүген бакчабызда "Кошлар көне" билгеләп үтелде. Тематик көн кысаларында балалар кошлар турында күзаллаулар киңәйттеләр.
-
Зурлар төркемендә "Кошлар көне"
23.06.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм "Кошлар көне" уңаеннан, зурлар төркеме балалары оригами ысулы белән күгәрченнәр ясадылар.
-
"Кояшкай"лар янәдән "Мөслим туган як музее"нда кунакта 11.06.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, бүген “Мөслим туган як музее”нда “Кояшкай” балалар бакчасының уртанчылар төркеме өчен экскурсия үтте. Балалар “Табигать һәм археология”, “Этнография” заллары белән таныштылар. Россия дәүләтенең төп символлары: герб, флаг, гимн, аларның тарихы турында мәгълүмәт алдылар. Рус халкының мәдәнияте, бәйрәмнәре, йолалары белән таныштылар. Туган илебез турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, халык әкиятләренең әдәби геройларын атадылар. Чара ахырында үз куллары белән әләм ясадылар.
-
Саф һавада иртәнге гимнастика 11.06.2021
Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә. Шуңа күрә дә без бакчада иртәнге гимастиканы урамда музыка астында яисә барабан, шалтыравык ярдәмендә алып барабыз. Әти-әниләр дә моңа бик канәгать, балалар кызыксынучанлыклары белән иртәнге гимнастикага сонга калмас өчен бакчага ашыгалар.
-
Җиңү паркында сәяхәт 09.06.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында икенче кечкенәләр төркеме балалары туган ягыбыз- Мөслимебез белән танышалар. Бүген алар Җиңү паркын сәхәт кылдылар. Тәрбиячеләре Рүзилә Василевна балаларга сугыш турында әңгәмә уздырды, һәйкәл белән таныштырды.
-
Туган як музеенда экскурсия 08.06.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында зурлар төркеме балалры туган як музеенда экскурсиядә булдылар. Балалар татар авылының тормышы һәм көнкүреше, гореф-гадәтләре, йолалары һәм татар халкының милли ашлары белән таныштылар.
-
Икенче кечкенәләр төркеме "Туган якны өйрәнү" музеенда 07.06.2021
Туган телләр халыклар бердәмлеге елы кысаларында икенче кечкенәләр төркеме балалары туган як музеенда экскурсиядә булдылар. "Туган якны өйрәнү" музеен балаларыбыз бик тиз үтә. Кечкенәләребезгә экспонатлар зур кызыксыну уятты.