МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 140 |
У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Татарча диктант 10.09.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Кояшкай" балалар коллективы "Татарча диктант" акцияскендә катнашты
-
Сак булыгыз, групп! 09.09.2021
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә?
1. Өйдә калыгыз. Авыруны йоктырудан сакланыгыз.
2. Әти-әниләр! Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәгез.
3. Тән температурасы 38-39 градустан артып китсә – табибка мөрәҗәгать итегез.
4. Гадәттәгедән күбрәк су эчегез (чәй, морс, компот, сок).
5. Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулыгы белән капларга онытмагыз. -
Зурлар төркемендә "Көзге яфрак" темасына рәсем эшчәнлеге 08.09.2021
Көз. Мул унышлар , сары, кызыл бизәкләр белән, жир йөзен алтынсу төскэ кертеп, туган ягыбызга көз килде.
Зурлар төркемендә ел фасыллары, аларның характерлы билгеләре турында әңгэмэ уткэрелде.Көзге яфраклар, аларның төсләре, формаларын чагыштырдылар. Сары, кызыл яфраклардан "Көзге келәм" ясау балаларнын иҗадилык сыйфатларын устерде. Алтынсу, кызыл төслэр балаларның куңелләрен кутәрде. Шөгыль эчтәлекле, иҗади, кунелле рухта тәмамланды. -
Кечкенәләребез лего-конструкторлар белэн бик теләп уйныйлар 07.09.2021
Лего конструкторлар- бүгенге көндә безнең балалар бакчасында шөгыльләнү өчен алыштыргысыз материаллар булып тора. Балаларның буш вакытлары булдымы алар тизрәк лего белән уйнарга тотыналар. Лего-конструктор уеннары аша бала әйләнә-тирә дөнья беләнтаныша, ориентлаша. Бер яшьтән алып алты яшькә кадәрге балалар өчен уен төп шөгыль - аның процессында нәниләр өлкәннәргә охшарга, үз көчләрен сынап карарга, фантазияләргә, экспериментларга өйрәнәләр. Мондый уеннар балаларга физик, эстетик һәм социаль үсеш өчен зур мөмкинлекләр бирә.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага ойрэту буенча эшчәнлек 06.09.2021
Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны грамотага өйрәтү шөгыльләре мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы “Авазларны уйнатып” методик кулланмасы белән алып барыла. Авазлар һәм хәрефләр белән таныштыруда балалар өчен әкияти фантазия, шул ук вакытта методик яктан бик бай һәм файдалы итеп эшләнгән рәсемле әлифба куллану балаларның шөгыльгә булган кызыксынучанлыкларын үстерә. Авазларны дөрес әйтү күнекмәсе уңышлы формалашсын өчен, сөйләмдә авазларны һәм аваз кушылмаларын ачык, аңлашлы итеп әйтү зарур. Монда исә “Кырыс” һәм “Ягымлы” малай портретын куллану, балаларга зур кызыксыну уята. Бу малайларның портреты рәссам тарафыннан балаларга шул кадәр аңлаешлы итеп ясалган, алар бернинди авырлыксыз тиз арада сүзләрне ике төркемгә аера алалар. Монда малайларның йөз торышы бик зур булышлык итә.
-
"Жәй" темасына рәсем эшчәнлеге. Занятие по рисованию на тему "Лето"
03.09.2021
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Жәй темасына рәсем эшчәнлеге булып узды.
-
1 сентябрь- Белем бәйрәме 01.09.2021
Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар. -
Буген безнең бакчабызда "Толерантлык көне"
06.08.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы уңаеннын бүген бакчабызда "Толерантлык көне" билгеләп үтелде. Тематик көн дэвамында барлык төркемендә дә әлеге темага әңгәмәләр уздырылды, балалар төрле дидактик уеннар уйнадылар. Тематик көнебез " Халыклар дуслыгы" хороводы белән йомгакланды.
Нәрсә соң ул толерантлык? Толерант - латин теленнән кергән. Ул- түземлелек, сабырлык, кеше нинди генә милләттән булуына карамастан, аның фикеренә, гореф-гадәтенә уңай карау дигәнне аңлата. Балалар безнең киләчәгебез. Бүгенге көндә балалар арасында усаллык, бәгырьсезлек, тәкәбберлек, үзара дошманлык , агрессивлык таралган. Бу бик тә аяныч. Моңа сәбәпләр бик күп. Үзара килешмәүчәнлек һәм әдәп-әхлаксызлык телевидение, балаларны чолгап алган мохит , гаилә аша балалар бакчасына дә үтеп керә. Балалар бакчасы нәниләребезнең икенче өе. Шуңа күрә безнең - тәрбиячеләрнең иң мөһим, төп бурычыбыз балаларны кечкенәдән үк толерантлык рухында тәрбияләү.
-
"Кояшлы Ык" ял паркында экскурсиядә 04.08.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, туган ягыбыз парклары һәм табигате белән танышу максатыннан, уртанчылар төркеме балалары "Кояшлы Ык" ял паркында экскурсиядә булдылар
-
Карбыз көне. День арбуза. 03.08.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, икенче кечкенәләр төркемендә тәмле һәм сусыл бәйрәм-карбыз көнен билгеләп үттеләр. Карбыз, әлбәттә, үз бәйрәменә лаек, аны 3 августта билгеләп үтәләр. Тәрбияләнүчеләр карбызның кайда һәм кайчан үстерелә башлавын, бу җиләкнең файдалы сыйфаты турында белделәр. Балалар карбызга багышланган матур рәсемнәр ясадылар. Әгәр Сез дә бу җиләкне яратасыз икән, карбыз көнен бәйрәм итүгә кушылыгыз – аны дуслары белән табигатьтә, яки өйдә ашагыз. Балаларны сөендерегез – карбыздан иң яхшы ризыкка конкурс оештырыгыз, карбыз лимонадын әзерләгез. Иң мөһиме-бу тәмле һәм файдалы ризыктан файдаланыгыз!
В рамках года родных языков и народного единства,во второй младшей группе отметили вкусный и сочный праздник – День арбуза. Отлично утоляя жажду и будучи совсем не калорийным, арбуз, конечно же, заслужил свой собственный праздник, его отмечают 3 августа. Воспитанники узнали, о том, где и когда впервые начали выращивать арбузы, о полезных качествах этой ягоды. Дети сделали яркие и красивые рисунки, посвящённые этому лакомству. К празднику присоединились и находящиеся в самоизоляции ребята. Если вы тоже любите эту ягоду, присоединяйтесь к празднованию Дня арбуза – съешьте его с друзьями на природе, или дома. Порадуйте детей – устройте конкурс на лучшее блюдо из арбуза, приготовьте освежающий арбузный лимонад. Главное – наслаждайтесь этим вкусным и полезным лакомством!