МБДОУ - Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Карлыгач» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово ул.Колхозная д. 20 б |
| Телефон: | +7(855)-562-40-31 |
| E-Mail: | DKarlygach.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карлыгач" |
| Руководитель: | Фазлиева Гульнур Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 90 |
| У нас учат: | 8 |
МБДОУ - Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Карлыгач» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
30.12.2014

29-30 нчы декабрь көннәрендә, балалар бакчасы хезмәткәрләре, Кыш бабай, Кар кызы һәм башка маскалар булып киенеп, хезмәткәрләребезнең балаларын өйләренә барып яңа ел белән котлап кайттылар!
-
Яңа ел котлы булсын! 26.12.2014

Балачакның иң матур көтеп алган бәйрәме - ул яңа ел. Бу беркем өчен дә сер түгел. Балачакта, яңа ел бәйрәме, тылсымлы кебек тоела.
25 - 26 нчы декабрь көннәрендә төркемнәрдә яңа ел бәйрәмнәре үтте. Балалар бакчасы хезмәткәрләре, балаларның бәйрәмнәренә, бераз гына булсада, тылсым өстәргә тырышты. Бәйрәмгә бик күп кунаклар килгән иде: солтан, убырлы карчык, кар бабай, шүрәле, кыш бабай, кар кызы һәм башкалар.
-
Ата-аналар жыелышы узды. 11.12.2014

-
Әниләр көне! 28.11.2014

28 нче октябрь бакчабыз өчен истәлекле көн булып калды,чөнки буген уртанчы һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әниләр көне бәйрәме уңаеннан, иң кадерле кешеләрен - әниләрен бәйрәмгә җыйды.Җыр-бию, кызыклы уеннар белән әзерләнгән бәйрәм концерты әниләрне сөендерде, чын күңелдән әйтелгән нәфис сүзләр матур теләк булып барып иреште. Бәйрәм ахырында балалар үз тырышлыгы белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар.Бәйрәмне куюда музыка җитәкчесе һәм төркемнәрнең тәрбияче апалары тырышлык куйды.
-
Мөдирләр семинары узды. 26.11.2014

26 нчы ноябрь көнне бакчабызда район һәм авыллар балалар бакчалары мөдирләре семинары узды. "Карлыгач" балалар бакчасы ФГОС (федеральный государственный образовательный стандарт) программасы буенча эксперементаль площадка булып торганлыктан, бакча мөдире барлык эш планнары һәм аның тәртибе турында тирәнтен таныштырды.Сорауларга җавап бирде.
-
Хуш киләсең, Көз Сылу! 13.11.2014

Октябрь ае бакчабызда актив әзерлек белән башланып китте. Балалар, әти - әниләре белән бердәмлектә, табигый материаллардан "Көзге матурлык" дип исемләнгән күргәзмә әзерләде.Күргәзмә Көз Сылуны каршы алуга әзер иде. Барлык төркемнәрдә дә көзге иртәләр узды. Әзерләнгән бәйрәм эчтәлегендә һәр балага уен- бирем,табышмак җитәрлек булды.Тәрбиячеләр дә читтә калмады, кызыклы әкияти геройларны оста итеп башкардылар. Бәйрәм барышыннда, "Көзге матурлык" оста куллар күргәзмәсенә нәтиҗә ясалды.Ахырда, килгән кунаклар, әкияттәгедәй серле дөнья итеп бизәлгән залда гаилә фотографияләренә төште.
-
Хәрби хезмәткә озаттык! 28.10.2014

Буген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, Мөслим муниципаль районында хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан, Мизгел яшьләр узәгендә концерт номерлары күрсәтте.Хәрби хезмәткә баручы егетләребезгә уңышлар теләнде.
-
Без булдырабыз! 24.10.2014

"Карлыгач" балалар бакчасы коллективы, "Кояшкай" балалар бакчасы белән бердәмлектә, оешма- предприятиеләрнең смотр конкурсында катнашты.Моңлы җырлар, күңелле биюләр, уен- көлке белән сәхнәләштерелгән скетчлар тамашачының көчле алкышларына лаек булды.Финалны көтеп калабыз!
-
17.10.2014

17 нче октябрь көнне,Мөслим районының гимназиясендә, Мөслим муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары Советының VII отчет-сайлау конференциясе үтте. Конференциядә бакчабызның профсоюз председателе Бадертдинова Гөлназ Илгизәр кызы катнашты.
-
26.09.2014
Варяш-Баш авылы балалар бакчасында узган, район балалар бакчалары мөдирләре семинарында, Шаяхметова З.В. һәм Бәдертдинова Г.И. уңышлы чыгыш ясады.












