МБДОУ - Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Карлыгач» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово ул.Колхозная д. 20 б |
| Телефон: | +7(855)-562-40-31 |
| E-Mail: | DKarlygach.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карлыгач" |
| Руководитель: | Фазлиева Гульнур Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 90 |
| У нас учат: | 8 |
МБДОУ - Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Карлыгач» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Балачак аланы. 01.06.2015

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек.
Үзе бәйрәм — балачак!
Балачакның шат еллары
Мәңге истә калачак!
Әйе, балачак кеше гомеренең иң матур чагы. Ә 1 июнь - бөтен дөнья балаларны саклау көне! Шушы уңайдан, бакчабызда бәйрәм гөрләп узды. Балалар янына кунакка әкият геройлары килде, төрле уеннар уйнатылды. Җыр - биюләр белән аралашып барган бәйрәм бик күңелле булды.
-
Хуш бакчабыз - сау бул!!! 28.05.2015

28 нче май көнне бакчабызның 1 нче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, яратып йөргән бакчалары белән хушлашу кичәсе уздырды.
-
Саубул бакча! 25.05.2015

Бүген бакчабызның, гимназиядә урнашкан, мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш иртәсе гөрләп узды. Төркемдәге барлык 27 бала да 1 нче сыйныфка укырга керәләр. Аларга сәламәтлек, бәхет, 4 һәм 5 билгеләренә генә укуларын теләп калабыз!
-
Конкурс 18.05.2015

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, " Охрана и условия труда в процессе трудовой и учебно - воспитательной деятельности" дип исемләнгән II Республика күләм рәсем конкурсының муниципаль этабында катнашты.
-
9 май бәйрәм концерты. 18.05.2015

18 май көнне, район мәдәният сараенда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концерт булып узды. Безнең хезмәткәрләребез дә читтә калмады. Алар "Радуга" һәм "Кытай кызлары" биюләре белән чыгыш ясадылар.
-
Бөек җиңүгә - 70 ел! 08.05.2015

Сугыштан соң бик күп сулар акты,
70 тапкыр җиргә ямьле яз килде,
70 тапкыр язгы май кояшы
Назлы, җылы нурларын сипте!
Әйе, чыннын да нәкъ менә 70 ел элек 9 май көнендә шушы матур яз ае алып килә безгә Бөек Җиңү бәйрәмен! Менә шушы матур бәйрәмгә багышланган иртәгә без бүген узебезнең Мөслим җирлегендәге сугыш ветераннарын кунакка чакырдык. Балаларыбыз аларга үзләренең концерт номерларын күрсәттеләр, ә ветераннарыбыз балаларга үзләренең якты теләкләрен теләделәр.
-
Музейга экскурсия 30.04.2015

Бакчабызның мәктәпкә хәзерлек һәм уртанчылар төркеме балалары, район үзәгендә урнашкан "Туган як" музеена экскурсиягә бардылар. Музейның фәнни хезмәткәре Р. И. Тимкин балаларны анда булган экспонатлар белән таныштырды.
-
Балаларыбыз сәламәт булсын! 29.04.2015

29 апрель көнне бакчабызда, район шифаханәсенең балалар табиблары, чираттагы еллык тикшерүләрен үткәрделәр.
-
Г. Тукай - бөек татар шагыйре! 24.04.2015

Бакчабызда татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган иртә булып узды. Балаларыбыз бөек шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Балалар янына кунакка Тукай әкиятләреннән Су анасы белән Шүрәле дә килгән иде. Соңыннан балалар Г. Тукай әсәрләреннән ясалган мультфильмнар карадылар.
-
Г. Тукай - яраткан шагыйребез! 23.04.2015

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан балалар бакчасында рәсем конкурсы оештырылды. Мәктәпкә хәзерлек һәм уртанчы төркем балалары, әти - әниләре ярдәме белән, бөек шагыйрьнең әсәрләренә рәсемнәр ясап алып килделәр. Конкурсның җиңүчеләре диплом белән бүләкләнде.












