МБДОУ - Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Карлыгач» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово ул.Колхозная д. 20 б |
| Телефон: | +7(855)-562-40-31 |
| E-Mail: | DKarlygach.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карлыгач" |
| Руководитель: | Фазлиева Гульнур Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 90 |
| У нас учат: | 8 |
МБДОУ - Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Карлыгач» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
12 апрель - Космонавтика көне 16.04.2015

Бүген безнең балалар бакчасында, Космонавтика көненә багышланган иртә булып узды. Музыка җитәкчесе балаларга Юрий Гагарин турында, космос һәм безнең җир шары турында бик кызыклы иртә үткәрде.
-
Бию белән алдырдык!
07.04.2015
"Йолдызчык"ларыбыз,"Ромашка" биюе белән, икенче дәрәҗә диплом ияләре булдылар. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
Без чисталык өчен! 04.04.2015

4 нче апрель көнне "Карлыгач"лылар чисталык ике айлыгын башлап җибәрде.
-
Уңышлы чыгыш ясадык. 31.03.2015

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, "Яшь бөреләр" конкурсында, бию наминациясендә уңышлы чыгыш ясады, финалга узды. Кызлар вокал- ансамбле "Тынычлык җыры" белән, Мирсалихова Ләйсән "Рәсем ясыйм" җыры белән дипломга лаек булдылар.
-
8 нче март! 05.03.2015

5 нче март көнне, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әниләрен зур бәйрәм кичәсенә җыйды. Алар 8 нче март - Халык ара хатын- кызлар көнен бәрәм итте. Чыгышларын балалар "Әниемә чәчәк бәйләме" дигән бию белән башлап җибәрде. Бәйрәм барышында бик күп җылы сүзләр, котлаулар әйтелде, җыр- биюләр башкарылды, "Минем әнием" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсенә нәтиҗә ясалды. Бәйрәм чәй табыны янында тәмамланды.
-
Минзәләдә кунакта. 20.02.2015

Бакчабызның музыка җитәкчесе һәм рус теле укыту буенча тәрбиячесе, ГАОУ СПО "Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте"ндә "III Всероссийская научно-практическая конференция имени мусы Джалиля, посвещенная 70- летию Победы в Великой Отечественной войне" дип исемләнгән конференөиядә катнашу мөмкинлеге булды. Алар "Практическое применение духовного наследия Мусы Джалиля в учебно-воспитательном процессе" дигән темага чыгыш ясап, сертификат белән кайттылар.
-
Татарстан чаңгы юлы - 2015! 07.02.2015

Халыкны чаңгы шууга җәлеп итү, спортның әлеге төрен һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан район күләмендә “Татарстан чаңгы юлы-2015 ” спорт бәйрәме узды. Әлеге чарада “Карлыгач” балалар бакчасы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.
-
Йолдызлык - 2015 06.02.2015

6 февраль көнне район мәдәният йортында талантлы балаларның “Йолдызлык-2015” фестиваленең финал турында “Карлыгач” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар күмәк биюләре белән уңышлы чыгыш ясап 1 нче урынга лаек булдылар. Вокал номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, Мирсалихова Ләйсән 3 нче урынга лаек булды.
-
Җимлекләр ясадык! 27.01.2015

"Кошларга мәрхәмәтле булыйк!" Нәкъ шушындый теләк белән уртанчылар төркеме балалары,тәрбияче апалары ярдәмендә, уз куллары белән тырышып ясаган җимлекләрне,саф һавага чыккач бакчага элделәр. Өйләреннән алып килгән сый- хөрмәтләр белән якын дусларын сыйладылар.Балаларның җимлеккә килгән кошларны куреп сөенүләре, тырышлыгыбыз юкка түгел дигән нәтиҗәгә китерде.
-
Әзерлек бара. 23.01.2015

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Созвездие - Йолдызлык" 2015 конкурсына әзерләнә.Чыгышлары иң-иңнәрдән булсын дигән нияттә, махсус костюмнар тектерелде. Балаларыбызга уңышлы чыгыш ясауларына иң изге теләкләребезне теләп калабыз!












