МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Помощь птицам зимой 04.01.2023

Во время зимних каникул учащиеся 5-6 классов изготовили кормушки для птиц и повесили их на территории школы. Руководитель Мубаракова Д.Ф.
-
Яңа ел мөбәрәк булсын! 31.12.2022

Хөрмәтле коллегалар, кадерле әти-әниләр, укучылар! Сезне якынлашып килүче Яңа 2023 нче ел белән котлыйбыз! Яна ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын. Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын! Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын, күңелләребездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Йортларыбызга авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт балкып янып торсын! Яңа ел белән сезне!
-
В муницпальном этапе республиканского конкурса рисунков "Животный мир глазами детей"
29.12.2022
В муницпальном этапе республиканского конкурса рисунков "Животный мир глазами детей" в номинации "Животные России" ученица 5 класса Мубаракова Лилияна заняла 1 место (руководитель Мубаракова Д.Ф.), ученик 4 класса Шамс Айгиз занял 2 место в номинации "Мой домашний любимец" (руководитель Мухамадиева А.Ф.). Молодцы!
-
Рус теленнән олимпиада нәтиҗәләре
29.12.2022
Рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында 8 нче сыйныф укучысы Гиздәтуллина Алсу, 9 нчы сыйныф укучылары Мухамадиева Азалия, Яруллина Роза, Закиров Илнар призер булдылар. Афәрин! Укытучы Фәррахова Р.Г. Котлыйбыз! Уңышларыгыз дәвамлы булсын!
-
Уңышларыбыз мулдан 28.12.2022

Уку елының беренче яртысын зур уңышлар белән тәмамладык. Укучыларыбыз Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында 28 призлы урын яуладылар. Шуларның 3 се - җиңүче. Мөхәмәдиева Азалия тормыш иминлеге нигезләре фәненнән( укчытучысы Әхмәтов Р.Ә.), биологиядән (укытучысы Мөбәрәкова Д.Ф.), Гиздәтуллина Алсу җәмгыять белеменнән (укытучысы Хәкимова Г.Ш.) җиңү яуладылар. Бу укучыларга республика этабында да сынатмыйча, зур уңышларга ирешүләрен телибез. Олимпиада призерлары һәм җиңүчеләрен әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Чыршы бәйрәме 27.12.2022

Чыршы, чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы.
Көтеп алынган Яңа ел бәйрәме җитте. Бәйрәмгә мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме, барлык класс укучылары стена газеталары, рәсемнәр ясады, концерт номерлары, чыгышлар әзерләде.Мәктәп директоры Мөбәрәков И.М. уку алдынгыларын һәм олимпиада призерларын бүләкләде. Кыш Бабай белән Кар Кызын озатып, Яңа 2023 нче елны каршы алдык. Илебезгә тынычлык, иминлек, бәхет-шатлыклар, зур уңышлар алып килсен Яңа ел!
-
План мероприятий на зимние каникулы 27.12.2022

План мероприятий на зимние каникулы
-
"Ел укучысы" конкурсы 27.12.2022

Күбәк урта мәктәбе базасында "Ел укучысы" конкурсының зона этабы узды. Әлеге конкурста 4 нче сыйныф укучысы Шамс Айдан катнашып, уңышлы чыгыш ясады.Укытучысы Мөхәмәдиева А.Ф.
-
"Бәхетле балачак" исемле сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсында 4 нче сыйныф укучысы Шамс Айгиз 1 урын яулады. 27.12.2022

"Бәхетле балачак" исемле сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсында 4 нче сыйныф укучысы Шамс Айгиз 1 урын яулады. Афәрин! Укытучысы Мөхәмәдиева А.Ф. Котлыйбыз!
-
Татар теле һәм татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре
26.12.2022
Татар теленнән республика олимпиадасының муниципаль этабында 5 нче сыйныф укучысы Мөбәрәкова Лилияна, 6 сыйныфтан Бәдретдинов Эмиль, 8 нчы сыйныф укучылары Гиздәтуллина Алсу, Хәйдәрова Алия, 9 нчы сыйныф укучылары Мөхәмәдиева Азалия, Яруллина Роза, Насыбуллин Азат; татар әдәбиятыннан Мөхәмәдиева Азалия, Яруллина Роза, Гиздәтуллина Алсу призер булдылар. Укытучылары Шамсова Р.Д., Хәкимова Г.Ш. Афәрин! Котлыйбыз!









