МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
"Тукайны укыйбыз" III республикакүләм конкурсында 05.05.2023

9 нчы сыйныф укучысы Закиров Илнар "Тукайны укыйбыз" III республикакүләм конкурсында катнашып, "Сәнгатьле сүз" номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Җитәкчесе Хәкимова Гөлнара Шәриповна. Котлыйбыз!
-
"Разговоры о важном" на тему «День Победы. Бессмертный полк» 04.05.2023

4 мая в 1-9 классах прошли классные часы в рамках проекта "Разговор о важном" на тему «День Победы. Бессмертный полк»
-
Проект яклау 03.05.2023

9 нчы сыйныф укучылары проект эшләре якладылар. Алар проект эшләренә төрле темалар сайлаганнар һәм үзләренең яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр.
-
Эколята 29.04.2023

Мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләр белән Эколята Көненә багышланган чаралар үткәрелде. "Табигать безгэ нәрсә бирә?" темасына викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьлэр сөйләделәр, рәсем ясадылар, территорияне җыештырдылар.
-
"Тукай әкиятләре" кичәсе 28.04.2023

"Тукай әкиятләре" кичәсендә укучыларны әкият геройлары каршы алды. 8-9 сыйныф укучылары "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Укучыларның рольләрен оста башкарулары һәркемнең күңелендә соклану хисе уятты.
-
Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 27.04.2023

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, мәктәптә аның тормыш юлы һәм иҗаты буенча квест үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормышын искә төшерделәр, иҗатына экскурс ясадылар. Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Шигырь бәйрәме 27.04.2023

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә мәктәптә туган тел турында җырлар яңгырап торды. Укучылар Тукай шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, җырларын башкардылар.
-
" Йөрәкләрдә Тукай эзләре, Күңелләрдә Тукай сүзләре" 26.04.2023

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулды. Бу көн Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында " Йөрәкләрдә Тукай эзләре, Күңелләрдә Тукай сүзләре" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә укучыларыбыз Г.Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шамсова Резида Дәнифовна, Хәкимова Гөлнара Шәриповна.
-
26 апрель – Чернобыль фаҗигасендә вафат булучыларны искә алу көне 26.04.2023

26 апрель – Чернобыль фаҗигасендә вафат булучыларны искә алу көне. Шул уңайдан 5-7 сыйныф укучылары өчен физика укытучысы Мөбәрәкова Динара Фирусовна тәрбия сәгате үткәрде.
-
"Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" төбәкара бәйгесе 25.04.2023

25 апрель көнне Әлмәт шәһәренең "Адымнар.Әлмәт" күптелле гимназиясе базасында узган "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" төбәкара бәйгесендә мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Закиров Илнар 1 урынга лаек булды. Җитәкчесе: Хәкимова Гөлнара Шәриповна. Уңышыгыз белән котлыйбыз!









