МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Ребёнок - главный пассажир" 02.09.2023

2 сентября отрядом ЮИД в рамках акции "Внимание дети", была проведена проверка знаний ПДД у родителей - "Ребёнок - главный пассажир"
-
В рамках Года национальных культур и традиций для учащихся 2-9 классов прошли классные часы 01.09.2023

В рамках Года национальных культур и традиций для учащихся 2-9 классов прошли классные часы на тему «Народные художественные промыслы Республики Татарстан».
-
Белем бәйрәме 01.09.2023

Бүген мәктәбебездә "Белем бәйрәме" узды. Бәйрәмдә район Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов А.М., мәгариф бүлеге методисты Зарипов Э.Ф., Әмәкәй авылы җирле үзидарә башлыгы Шакирянова И.И., мәгариф ветераннары, әти-әниләр һ.б. катнашты. Алар укытучыларга, укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Яңа уку елы белән!
-
"Остазларның әйтер сүзе бар" 28.08.2023

Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Остазларның әйтер сүзе бар" исемле буыннар очрашуы үтте. Чара барышында лаеклы яллагы остазларыбыз хәзерге буын җитәкчеләренә үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр, эш алымнары белән бүлештеләр, бүгенге көннең актуаль мәсьәләләренә карата фикерләре белән уртаклаштылар. Чарада мәктәп директоры Мөбәрәков И.М. һәм мәктәп директоры булып эшләгән лаеклы ялдагы остазыбыз Хәмидуллин Х.С. катнашты.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 25.08.2023

Быелгы август киңәшмәсе "Муниципаль мәгариф системасын үстерү механизмы буларак бердәм белем бирү тирәлеге" исеме астында узды.Киңәшмә эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Лилия Сәхбиева катнашты. Пленар утырыш РФ Мәгариф министры С.Кравцовның видеомөрәҗәгате белән башланды һәм бүләкләү мизгелләре белән дәвам итте. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Г.Ш. мәгариф өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм ирешкән уңышлары өчен Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәймәрдәнова Р.Г. 55 яшь тулу уңаеннан, район мәгариф бүлеге грамотасы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 22.08.2023

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты, география, технология, математика, инглиз теле укытучыларының район методик берләшмәсе киңәшмәләре үтте. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Әхмәтҗанова Эльвира Фарасатовна олимпиадаларда җиңүче, призер әзерләгән укытучыларга грамоталар тапшырды.
-
Тат. Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 21.08.2023

Тат. Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында тарих, җәмгыять белеме, химия, биология, физика, информатика укытучыларының район методик берләшмәсе киңәшмәләре үтте. Безнең укытучыларыбыз да бу киңәшмәләрдә катнаштылар, чыгыш ясадылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Хабибуллина Лилия Ягдиевна олимпиадаларда җиңүче, призер әзерләгән укытучыларга грамоталар тапшырды.
-
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе 10.08.2023

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында укучыларга сертификатлар тапшырылды.
-
Чыгарылыш 26.06.2023

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезнең барыгызга да зур уңышлар, тырышлык, исәнлек-саулык һәм хыялларыгызның чынга ашуын телибез! Ак юллар сезгә!
#ГодПедагогаНаставника -
Азалия "Мөслим йолдызы - 2023" титулына ия булды. Котлыйбыз! 15.06.2023

Укытучы һәм остаз елы кысаларында, фәннәрне укытуны камилләштерү, укучыларның белемгә омтылышын көчәйтү, зыялы һәм сәламәт шәхесләр тәрбияләү максатыннан үткәрелә торган фән олимпиадалары, иҗади конкурслар һәм спорт бәйгеләре җиңүчеләре, барлык фәннәрне дә "5" билгесенә үзләштергән "Уку алдынгылары" Сабантуйның Үзәк мәйданында бүләкләнделәр. Алар арасында безнең укучыларыбыз Мөбәрәкова Лилияна һәм Мөхәмәдиева Азалия да бар. Азалия "Мөслим йолдызы - 2023" титулына ия булды. Котлыйбыз!









