МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
3 марта в школе был проведен районный семинар педагогов-организаторов на тему "Патриотическое воспитание как систематическая и целенаправленная деятельность школы по формированию у учащихся гражданского сознания". 03.03.2023

3 март көнне Әмәкәй төп мәктәбендә "Укучыларда гражданлык аңын формалаштыру буенча мәктәпнең системалы һәм максатчан эшчәнлеге буларак патриотик тәрбия" темасына педагог- оештыручыларның район семинары үткәрелде. Семинарда Мөхәмәдиева Азалия һәм Яруллина Роза укучылар үзидарәсенең "Синең Җирдәге эзең" дигән социаль проектын тәкъдим итте. 1-9 класс укучылары "Сугыш кайтавазы" дип исемләнгән әдәби- музыкаль күренеш күрсәттеләр. Педагог- оештыручылар белән "Нәрсә?Кайда?Кайчан?" уены үткәрелде. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. / 3 марта в школе проведен районный семинар педагогов-организаторов на тему "Патриотическое воспитание как систематическая и целенаправленная деятельность школы по формированию у учащихся гражданского сознания". На семинаре учащиеся Мухамадиева А. и Яруллина Р. представили социальный проект ученического самоуправления "Твой след на Земле". Показали литературно- музыкальное представление "Эхо войны"(руководители Бадретдинова Г.М., Мубаракова Д.Ф.).Провели с педагогами-организаторами интеллектуальную игру "Что?Где?Когда?".Мероприятие сопровождалось концертными номерами.
-
"Юл иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Ситдикова Алсу Разиновна белән очрашу булды 02.03.2023

"Юл иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Ситдикова Алсу Разиновна белән очрашу булды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, мультфильм һәм видеофильм карадылар.
-
"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы 28.02.2023

2023 нче ел- Россиядә Укытучы һәм остаз елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, безнең укучылар район мәдәният йортында Пушкин картасы буенча Актаныш районы "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышын карадылар. Чарада 7-9 класс укучылары катнашты.
-
Час маршировки 27.02.2023

-
Мөһим сөйләшүләр 27.02.2023

2023 нче ел - милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, барлык классларда да "Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре" темасына мөһим сөйләшүләр үтте.
-
"Созвездие-Йолдызлык 2023" районкүләм эстрада фестивале 23.02.2023

"Тамчылар" вокаль ансамбле "Созвездие-Йолдызлык 2023" районкүләм эстрада фестиваленең "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә 2 урын яулады. Җитәкчеләре Бәдретдинова Г.М., Мөбәрәкова Д.Ф. Афәрин, котлыйбыз!
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2023

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә тәрбияләнүчеләр әтиләрен Ватанны саклаучылар көне белән котлап, видеотәбрикләүләр җибәрделәр. Тәрбияче Вәлиева Г.А.
-
Татар әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендә Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә ия булган шәхесләребез иҗаты буенча I төбәкара фәнни-гамәли конференция 22.02.2023

8 нче сыйныф укучысы Хәйдәрова Алия татар әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендә Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә ия булган шәхесләребез иҗаты буенча I төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып, 2 урынга лаек булды. Фәнни җитәкчесе Шамсова Р.Д. Афәрин! Котлыйбыз!
-
21 февраль-туган телләр көне 21.02.2023

21 февраль- туган телләр көне. Бу көнне мәктәптә тәнәфесләрдә татар теле турында җырлар, шигырьләр яңгырады. Дәресләргә кергәндә укучыларны ишекләргә язып эленгән тел турында татар халык мәкальләре каршы алды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсова Р.Д. укучылар белән "Йолдызлы сәгать" уены үткәрде. Чара укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.
-
Ватанны саклау- изге эш 20.02.2023

Барлык классларда да Ватанны саклаучылар темасына мөһим сөйләшүләр үтте.









