Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Соңгы кыңгырау- 2022"
25.05.2022
Бүген гимназиябезнең чыгарылыш 25 укучысы өчен кыңгырау соңгы тапкыр шалтырады. Шатлыклы да, бер үк вакытта моңсу да бәйрәм укучыларны, барлык укытучыларны, әти- әниләрне бергә җыйды.
Барасы юлларыгыз киң булсын, укучылар! Ул юлларда үтеп булмаслык сикәлтәләр булмасын, булса да, алар сезне тагын да көчлерәк, тагын да тәҗрибәлерәк итсен! Әйләнә- тирәгездә ярдәм кулын сузарлык кешеләр булсын, йөзегездәге елмаюлар бүгенгедәй самими булып калсын! Бәхетле булыгыз, сәламәт булыгыз! Уңышлы якты киләчәк сезгә, балалар!
-
Төп дәүләт имтиханнары
19.05.2022
Бүген гимназиябезнең 9 нчы сыйныф укучылары беренче имтиханнарын тапшырачак: Төп дәүләт имтиханнары башланып китте.
Барлык 42 укучыбызга да алдагы имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез! Гимназиядә алган белемнәрегез һәрвакыт дөрес юлдан атларга ярдәм итсен һәм яңа үсеш мөмкинлекләрен ачсын!
-
Юбилеең белән, Пионерия!
18.05.2022
19 май - Пионерия туган көн! Галстуклы еллар, өлкән буынның күңел түрендә мәктәп елларының якты хатирәсе булып сакланган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел! Пионерларның 20 нче гасырда гөрләп узган еллары пионер отрядлары, тимурчылар, пионер-геройларның батырлыклары, гүзәл һәм көчле Ватаныбыз, пионерлар дуслыгы, балаларның киләчәк омтылышлары һәм хыяллары турында сөйлиләр.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан сыйныфларда элекке пионервожатыйлар һәм пионер булучы әти - әниләр белән очрашу, әңгәмәләр оештырылды, пионер җырлары өйрәнелде. Пионер атрибутлары булган быргы, байрак, барабан, пионер формасы һәм шул чордагы көндәлек - дәфтәрләр, уку әсбаплары, мактау грамоталары, пионер тормышы турындагы мәкаләләр һәм фоторәсемнәр чемодан-музейларга тупланды. Бүген укучыларыбыз Пионериянең 100 еллыгына багышланган фестивальдә катнашты.
-
"Хәрәкәттә-бәрәкәт"
16.05.2022
Бүген "Хәрәкәттә - бәрәкәт" проекты катнашучылары әлеге проектның йомгаклау чарасында катнаштылар, укучыларның һәрберсе мәгариф идарәсенең Грамоталары белән бүләкләнде.
Гимназиябезнең 6 нчы сыйныф укучылары 4 ай дәвамында Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Раил Ганиев һәм Айгөл Кыямова белән татар биюе хәрәкәтләре өйрәнделәр. Бу проект укучыларның башкару осталыкларын камилләштерергә һәм иҗади мөмкинлекләрен тагын да үстерергә ярдәм итте.
-
"Зур тәнәфес-2022"
13.05.2022
Гимназиябезне Казан шәһәре мэриясе каршында гомуми белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән "Зур тәнәфес -2022" фестивалендә җиңүе белән котлыйбыз! Уңышлар дәвамлы булсын!
-
Җиңү паркында
09.05.2022
Бүген гимназиябезнең "Яшь армиячеләр"е Бөек Җиңү көненә багышлап Җиңү паркында үткәрелгән тантаналы чарада катнаштылар. Укучылар строй һәм җыр смотрының шәһәр этабында ясаган чыгышлары өчен лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.
-
Бәйрәм белән!
09.05.2022
Чын күңелдән һәммәгезне дә Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәбез, дуслар! 9 - Май - ул өлкән буынның тиңдәшсез фидакарьлек һәм батырлыклары аша яулап алынган, үтә дә кыйммәткә төшкән, яшь һәм сагыш аралаш бәйрәм ителә торган иң кадерле бәйрәмебез! Без, хәзерге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан каһарман ватандашларыбызны, әби-бабаларыбызны һәрвакыт истә тотарга, алар турындагы истәлекләрне киләчәк буыннарга тапшырырлык итеп, тарих битләрен тирәнтен өйрәнергә тиешбез! Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугыш фаҗигасен кабат беркайчан да күрмәсен, әниләр улларын югалту кайгысыннан күз яшьләре түкмәсен, күкләребез һәрвакыт аяз булсын иде! Сезнең һәркайсыгызга исәнлек, озын гомер, гаиләләрегезгә иминлек һәм җиребезгә тынычлык телибез!
-
Батырлык дәресләре
06.05.2022
Гимназиябезнең һәр сыйныфында бүген Батырлык дәресләре үтте. Балалар горурланып бабаларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында сөйләделәр, сыйныфташларын аларның бүләкләре, медальләре белән таныштырдылар. Матур әдәбият һәм рәсемнәр күргәзмәсе, хезмәт дәресләрендә ясалган Тынычлык күгәрченнәре балаларның иң самими теләкләрен - "Җирдә беркайчан да сугыш кабатланмасын!" - дигәнне чагылдырды.
Бабаларыбызның даны - мәңгелек! Аларның канкойгыч сугышта үзләрен аямыйча көрәшүләрен онытырга хакыбыз юк!
-
"Җиңү тәрәзәләре"
06.05.2022
Без "Җиңү тәрәзәләре" Республикакүләм акциясенә кушылдык. Укучыларның Бөек Җиңүгә булган рәхмәт һәм горурлык хисләре тәрәзәләрдә дә чагылды.
-
Ветераннар белән очрашу
05.05.2022
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан укучыларыбыз тыл һәм сугыш ветераннары белән очрашты. Әби - бабайларның сугыш турындагы хатирәләре күңелләрне тетрәндерде, бу өлкән буын каһарманнарына хөрмәт һәм соклануны тагын да арттырды.