Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
"Яшел яз - 2022" экологик өмәсендә 23.04.2022
Бүген укучылар Россиякүләм "Яшел яз - 2022" экологик өмәсендә катнаштылар. Алар тирә-якны чистарттылар, гимназия тирәсен җыештырдылар. Балалар бергәләп эшләүдән дәрт алып, тирә-якны матурлауда үз өлешләрен кертүләренә шатланышып, уен- көлке белән үзара ярыша- ярыша эшләде.
-
"Тукай белән бер дулкында" 23.04.2022
Бүген Казан театр училищесы студентлары укучыларыбызга "Тукай белән бер дулкында" шигъри спектаклен бүләк иттеләр. Спектакльдә бөек шагыйребезнең тормыш юлы аның иҗатындагы образлар белән тыгыз үрелеп барды. Сәхнәдә оста итеп ХХ йөз башында яшәгән тарихи шәхесләрне, Г.Тукай әсәрләрендә яшәп килгән әкияти һәм шигъри образларны тудырган егет- кызларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Театр фестивале дәвам итә 12.04.2022
Бүген Театр фестивале 5-8,10 нчы сыйныфлар арасында дәвам итте. Сәхнәгә бер-бер артлы төрле образларга кергән өлкән сыйныф укучылары менде. Репертуар төрлелеге белән бик кызыклы иде. Һәрбер сыйныф үзенең сәләтен күрсәтергә, үзе уйнаган геройны ачып бирергә тырышты. Гран -прины 10А сыйныфы укучылары яулады! Ә беренче урынны 10Б һәм 6В сыйныфлары бүлеште. 5Г, 8В, 5Б сыйныфлары - 2,3 нче урыннарда. Уңышлы чыгышларыгыз белән котлыйбыз, балалар! Телне үстерүгә, сәнгатькә якынаюга сез бүген тагын бер ныклы адым ясадыгыз!
-
Космонавтика көне 12.04.2022
Үсеп килүче буында патриотик хисләр, илебезнең фәнни ачышларына хөрмәт тәрбияләү максатыннан бүген гимназиядә Космонавтика көненә багышланган чаралар үтте. Сыйныф сәгатьләре "Космос- ул без. Гагарин дәресе" исеме астында уздырылды. Балалар космос турында фильмнар карады, рәсемнәр ясады, сыйныф җитәкчеләре белән виртуаль музейда булды, дәресләрдә космос белән бәйле биремнәр эшләде.
-
Театр фестивале 11.04.2022
Бүген башлангыч сыйныфларда Театр бәйрәме! Матур- матур костюмнарга киенгән укучылар бер-бер артлы сәхнәгә менә. Һәрбер чыгыш үзенчәлекле. Сыйныфта укучы һәр бала - сәхнәдә. Сәхнә әсәрләрендә җыр, бию дә зур урын алган. Фестиваль нәтиҗәләре буенча Гран-при - 2В сыйныфы укучыларында! 2а, 3а, 3б, 4г сыйныфларының чыгышлары 1, 2, 3 нче урыннар белән билгеләнеп үтте.
-
"Яшь армиячеләр" анты 11.03.2022
Бүген "Яшь армиячеләр" хәрәкәте әгъзаларының яшь армиячелеләр антын кабул итү тантанасы булды. Укучыларның һәрберсенә таныклыклар тапшырылды. Гимназия каршында оештырылган "Яшь армиячеләр" отряды герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә.
-
Волейбол ярышлары 11.03.2022
Мәскәү районы буенча волейбол ярышларында гимназиябезнең кызлар командасы икенче урынны яулады. Уенчыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез!
-
Халыкара хатын-кызлар көне 05.03.2022
Хөрмәтле хатын-кыз укытучыларыбызны, кызлар, әниләр, дәү әниләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! Язның беренче бәйрәме күңелләргә шатлык өстәсен! Һәркайсыгыз бәхетле имин тормышта яшәп, яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын!
-
Ватанны саклаучылар көне/ День защитника Отечества 22.02.2022
Барлык ир - егетләрне 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклибез! Илләр тыныч, дөньялар имин, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын иде!
Бүген һәрбер сыйныфта кызлар малайлар һәм егетләрне бәйрәм белән котладылар: алар өчен төрле уеннар, ярышлар, бәйрәм тарихы турында сөйләшүләр үткәрделәр.
Поздравляем всех мужчин и мальчиков с Днем защитника Отечества. Желаем вам мужества, сил, перспективных планов, стабильности и успеха!
Сегодня во всех классах прошли мероприятия в формате квестов, квизов, спортивных мероприятий и концертов.
-
Халыкара туган тел көне/ Международный день родного языка 21.02.2022
Барлык илләрдә дә 21 февраль - туган тел көне. 2000 нче елдан телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, ЮНЕСКО тәкъдиме белән 21 февраль - бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый. Әлеге көн уңаеннан мәктәбебездә бәйрәм чаралары үтте, дәресләрдә ана теленең бөеклеге турында сөйләнде. Сыйныфларда бәйрәм чаралары татар халык җыр - биюләре, шигырьләр белән үрелеп барды.
Праздник в честь Международного дня родного языка, проходящий под эгидой ЮНЕСКО, ежегодно отмечается 21 февраля с 2000 года. Он был учрежден в 1999-м для содействия языковому и культурному разнообразию и многоязычию. В рамках праздника в классах гимназии проводились мероприятия на родном языке, сопровождающиеся играми, народными танцами, стихотворениями и мелодичными песнями.