Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Инглиз теле фестивале
27.06.2022
Бүген "Кече Сәләт" мәктәп яны лагеренда инглиз теле фестивале булды. Укучылар инглиз телендә әсәрләр сәхнәләштерделәр. Анда кадәр балалар тәрбиячеләре һәм әйдаманнары белән әзерлек эшләре алып бардылар: костюмнар булдырдылар, декорация ясадылар, дикция өстендә эшләделәр. 3 отрядның да инглиз телендә куелган спектакльләре зур кызыксыну уятты һәм көчле алкышларга күмелде.
-
"Чыгарылыш кичәсе - 2022"
27.06.2022
Бүген гимназиябез 25 чыгарылышлысын олы юлга озатты. Бәйрәмдә әти-әниләр, чакырылган кунаклар катнашты. Укучылар бер ай дәвамында имтихан тоттылар, инде хушлашыр чак - өлгергәнлек аттестатлары алыр вакыт та килеп җитте.
Укучылар, 11 ел дәвамында төрле чараларда катнаштыгыз, фестиваль, бәйгеләрдә канат ныгыттыгыз, көч тупладыгыз! Олимпиада җиңүчеләре булып, гимназия данын якладыгыз! Барасы юлларыгыз туры булсын, балалар, тормышыгызда көч җитмәслек киртәләр очрамасын, очраса да, алар сезне тагын да көчлерәк кенә итсен. Гимназиябездә алган белем һәм тәрбия тормышыгызның ныклы нигезе булсын, киләчәктә үзегез төзисе гаиләләрегездә дә милли рухны яшәтергә ярдәм итсен!
-
50 елдан соң очрашу
25.06.2022
Бүген гимназиябездә уку йортын 50 ел элек тәмамлаучы чыгарылышлар очрашты. Алар халык рәссамы Зөфәр Гыймаев күргәзмәсе белән танышты, Шиһабетдин Мәрҗани музее комплексында булды, сыйныф кабинетларында истәлекләр барлады. Мәктәп елларына күз ташлап, элекке укучылар галимнәр һәм күренекле язучы, шагыйрьләр белән күңелле очрашу мизгелләрен искә төшерде, Зәки Нури, Габдрахман Әбсәләмов, М.И.Мәхмүтовны телгә алды. Шушы традицияләрне дәвам итеп яшәүче гимназиядә тагын бер генә көн булса да янәдән укып карау теләген белдереп, киләчәккә уңышлар теләде алар.
-
Хәтер һәм Кайгы көне
22.06.2022
Бүген 22 июнь - Хәтер һәм Кайгы көне. 1941 нче елда фашист илбасарлары илебезгә каршы сугыш башлаган, канкойгыч бәрелешләрдә миллионлаган халкыбызны югалтырга мәҗбүр иткән көн. "Кече Сәләт" мәктәп яны лагеренда ял итүче балаларыбыз бүген шул уңайдан Җиңү паркында булдылар, хәрби техника белән таныштылар, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр. Яуларда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ветераннарыбызга, сугышта үзен аямыйча көрәшкән бабаларыбызга, тылда хезмәт куйган әбиләребезгә бөек Җиңү өчен зур рәхмәт әйтәбез! Яшь буын тарихыбызны, бабаларыбызның батырлыгын онытырга тиеш түгел. Алар даны мәңгелек!
-
"Мин спорт сайлыйм"
09.06.2022
Укучыларның җәйге ялы дәвам итә. Бүген алар "Мин спорт сайлыйм" дигән сәламәтлек акциясенә кушылды. Спорт уеннары, ярышлар балаларны тагын да җитезрәк итә, күтәренке рух өсти! Ялларыгыз күңелле үтсен!
-
"Апушның тылсымлы төшләре"
07.06.2022
6 июньдә Казан шәһәре мэриясе каршында оешкан "Апуш" балалар татар театр студиясенең премьерасы узды! "Апушның тылсымлы төшләре" дип исемләнгән әсәрләрен "Сәйдәш" мәдәният йортында сәхнәләштерде алар. Гимназиябезнең 10 укучысы кичә бәйрәмдә төрле рольләрне башкарды. Укучыларыбызны һәм яңа "Апуш" театр студиясен беренче спектакльләре белән тәбриклибез! Бу матур башлангычның дәвамлы булуын һәм киләчәктәге эшчәнлегегезнең дә зур уңышлар белән баруын телибез!
-
Международная олимпиада по русскому языку для учащихся школ с нерусским языком обучения
06.06.2022
Cегодня, 6 июня - в Пушкинский день в России и День русского языка, в Международном информационном центре Деревни Универсиады с участием министра образования и науки РТ И.Г. Хадиуллина состоялась торжественная церемония чествования победителей и призеров Международной олимпиады по русскому языку для учащихся школ с нерусским языком обучения. В олимпиаде приняло участие 209 школьников из 14 субъектов Российской Федерации и Республики Казахстан. Среди них были и наши гимназисты. Ученица 10Б класса Камалиева Камилла стала сегодня победителем, а Менибаев Алмаз, ученик 8Б класса, - призёром. Искренне поздравляем вас, ребята, и желаем, чтобы ваши знания помогали вам и дальше достигать еще больших и высоких результатов!
-
Мәктәп яны лагеренда
03.06.2022
Мәктәп яны лагеренда бүген балалар ярыша-ярыша "Шырпы тартмасы"нда катнашты. Командалар бер-бер артлы биремнәрне үтәп, турнирның барлык бәйгеләрен уңышлы үтәп чыктылар. "Шырпы тартмасы"на җыелган шырпычыклар саны буенча җиңүче команда ачыкланды.
Балаларның җәйге яллары һәркөн төрле чаралар белән үрелеп бара. Җитезлек, тапкырлык, белем таләп иткән уеннарда укучылар рәхәтләнеп ял итәләр, үзләрен сынап карыйлар. "Кече сәләт"тә сәләтеңне тагын да үстер, укучым, актив бул!
-
"Укучының мәдәни көндәлеге"
01.06.2022
2014 нче елдан мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" дип аталган яңа проект старт алган иде. Әлеге проектның аудиториясе елдан-ел киңәя бара. Көндәлек укучыларга республикабызның тарихи-истәлекле урыннары, музей-күргәзмәләре белән якынрак танышырга ярдәм итә. Алар сыйныфташлары, әти-әниләре, әби-бабайлары белән музей, театр, китапханә, концерт залларына йөриләр, тарихи урыннарга сәяхәт итәләр.
Гимназиябезнең 1 нче В сыйныфы укучысы Шакирова Камилә "Укучының мәдәни көндәлеге" проектында җиңүче булып танылды. 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә - ул укытучысы Касыймова Зөһрә Илсур кызы белән "Әкият" курчак театрында бүләкләү тантанасында катнашты.
Тәбриклибез, Камилә! Җиңүләрең дәвамлы булсын!
-
Халыкара балаларны яклау көне
01.06.2022
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бу көннең максаты – бәхетле балачакның һәр сабыйда булырга тиешлеген әти-әниләрнең, өлкәннәрнең исенә төшерү.
Сезне җәйнең беренче бәйрәме белән котлыйбыз, укучылар! Балалар уйнасын, укысын, буш вакытын файдалы үткәрсен, үзенең сәләтен ачсын өчен дәүләт тарафыннан күп мөмкинлекләр тудырылган. Һәрберегез шуны дөрес файдаланып, алга, югарыга омтылыгыз! Барыгызга да күңелле балачак, сәламәтлек, җәмгыятькә лаеклы шәхесләр булып үсүегезне телибез!