Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы.
Визитная карточка
Адрес: | 423715,Республика Татарстан,Мензелинский муниципальный район,дер.Ямаково,ул.Ф.Галиева,д.14А |
Телефон: | 8(927) -472-46-18; 8(85555)2-60-14 |
E-Mail: | 2869000003@tatar.mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Хасаншина Нурия Гилмбаяновна |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 2 |
Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы. - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
11.06.2024
-
Бәхетле балачак-күңелләрдә калачак. 31.05.2024
1 нче июнь-Балаларны яклау көне. Балалар бачасында да балачак бәйрәме билгеләп үтелде.Без балалар белән табигатькә чыктык,күңелле уеннар уйнадык.
Балачак-иң күңелле,иң бәхетле чак.Елның кайсы гына вакыты булмасын ,балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә,татлы да булып истә калачак.
-
Сау бул,бакчам! 27.05.2024
Ел да була торган дулкынландыргыч та,шатлыклы һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп тә җитте.Бүген без бакчабыздагы иң акыллы,иң тәртипле Валерия белән Лиананы мәктәпкә озатабыз.
-
16.05.2024
-
Детям знать положено! 13.05.2024
МБ Киноучреждение города Мензелинска в преддверии летних каникул , для воспитанников МБДОУ Ямаковский детский сад «Салават купере» организовали тематическое мероприятие «Вместе за безопасность дорожного движения».
Цель: формирование у дошкольников представлений об опасностях, подстерегающих во время летних каникул.
Провели беседу о правилах дорожного движения, повторили правила безопасности при езде на велосипеде, продемонстрировали обучающие мультфильмы.
-
Тантаналы митинг. 08.05.2024
Бүген Җәмәк авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг булды.Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бер минут тынлык белән искә алдык.Обилескка чәчәкләр,гирлянда салдык.Безнең бурыч-балаларга патриотик тәрбия бирү.
Кирәкми безгә кан кою
Кирәкми безгә сугыш.
Безнең теләк-матур яшәү,
Аяз күк,матур тормыш.
-
Җиңү тәрәзәләре-2024 06.05.2024
Безнең балалар бакчасы "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясенә кушылды.Җиңү тәрәзәләре-безнең һәрберебезнең кадерле ветераннарга хөрмәтебезне,чиксез рәхмәтебезне белдерү билгесе.
-
Тукай-безнең йөрәкләрдә. 26.04.2024
Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны бакчабызда сөекле шагыйребез иҗатына багышлап чаралар уздырыла.
Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.
Г. Тукай безгә бик зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган.
Балалар Г.Тукайның шигырьләрен ятладылар,әкиятләрен тагын бер кат искә төшерделәр,әкиятләре буенча рәсемнәр ясадылар.Бакчага китапханә мөдире Гарнышева А, мәдәният йорты җитәкчесе Сафиуллина Ф.апалары да килгән иде.Алар балалар белән викторина үткәрделәр.Балалар бик теләп катнаштылар.
-
25.04.2024
Районның Р.Гәрәй исемендәге балалар китапханәсендә Г.Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган “Шигырь бәйрәме” үткәрелде. Бу бәйрәмдә безнең балалар бакчасыннан Мәҗитова Валерия , АхметшинаЛиана катнаштылар.Уңышлы чыгыш ясап диплом белән бүләкләнделәр.
Булдырдыгыз, кызлар,котлыйбыз.киләчәктә тагы да уңышлар телибез.
-
Эколяталар-табигать сакчылары. 23.04.2024
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда туган җир язмышы өчен җаваплылык тәрбияләү,экологик культура формалаштыру максатыннан "Бөтенроссия эколяталар көнен" билгеләп үттек.Яшь буынны табигать белән таныштыру-безнең бурыч.Бу көнне без балаларны "Табигать сакчылары" командасына кабул иттек,эмблема бүләк иттек. Балалар "Тыелган билге нәрсәне аңлата" дигән викторинада катнаштылар,табигатьне сакларга,якларга кирәклеге турында белемнәрен тирәнәйтеләр,табышмакка җаваплар таптылар