Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы.
Визитная карточка
Адрес: | 423715,Республика Татарстан,Мензелинский муниципальный район,дер.Ямаково,ул.Ф.Галиева,д.14А |
Телефон: | 8(927) -472-46-18; 8(85555)2-60-14 |
E-Mail: | 2869000003@tatar.mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Хасаншина Нурия Гилмбаяновна |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 2 |
Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы. - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Буыннар чылбыры өзелмәсен 20.02.2024
Балалар бакчасында “Буыннар чылбыры өзелмәсен” дигән чара үткәрелде.Бу бәйрәм чарасы Халыкара туган тел көненә,Гаилә елына багышланды.
Бу чарага 3 буын вәкиле чакырылган иде.Безнең балаларны тәрбияләүдә әби-бабайларның өлеше бик зур. Туган телебезгә мәхәббәт гаиләдән башлана.Гореф-гадәтләр,милли йолалар югалмасын өчен без куп эш башкарабыз.Бүгенге бәйрәм кичәсендә балалар әбиләре белән бергә татар халык уеннары уйнадылар,табышмакларга җаваплар таптылар.
Балалар туган телебез турында матур шигырьләр сөйләделәр,бергәләшеп Туган тел җырын җырладык.
Әбиләребез гаиләдә яратып пешерелә торган милли ризык алып килгәннәр иде,ә оныклары ничек пешерелгәнен сөйләде. Алар шулкадәр матур итеп сөйләделәр,алар өчен куанып утырдык.
Бәйрәм чарасында Кадрәк мәдәният йорты җитәкчесе Сафиуллина Ф., китапханә мәдире Гарнышева А. катнаштылар.
Буыннар чылбыры өзелмәсен.Изгелеккә,яхшылыкка өндәгән гореф-гадәтләребез яшь күңелдә урын алсын,гаиләдә олыны-олы,кечене-кече иткән ул-кызлар үссен.
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2024
Балалар бакчасында М.Җәлилнең туган көнен билгеләп үттек.
М.Җәлилнең балалар өчен язылган китапларыннан күргәзмә оештырылды.
Безнең максат: балаларда Муса Җәлилнең иҗатына кызыксындыруны арттыру, патриотизм хисләре тәрбияләү.
-
13.02.2024
Тәрбияче-Хасанова Г.М. район балалар бакчаларының милли төркемдә татар, туган телне өйрәтүче тәрбиячеләрнең методик берләшмәсендә катнашты.
"Инновацион педагогик технология буларак балалар бакчасында проектлар методы"дигән темага фикер алышуда катнашты,үзенең проектын тәкъдим итте.
-
Кошларга булышабыз. 07.02.2024
Кошлар-безнең дусларыбыз. Ел саен кышлаучы кошлар өчен балалар җимлекләр ясап алып киләләр,аларга җимнәр салып торалар.Балалар әтиләре белән бергә ясаган җимлекләре белән Республика конкурсында катнашып,дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
Чаңгыда шуабыз. 02.02.2024
Чаңгы шуу белән шөгыльләнгән кешенең мускуллары нык була. Чөнки шуу процессында безнең гәүдәнең барлык өлешләре дә хәрәкәткә килә, бигрәк тә аяклар һәм куллар!!
Урамда йөреп кергәннән соң, йокының нинди тәмле икәнен кем генә белми икән! Хәтта сабый бала да, урамнан кергәч, рәхәтләнеп «изрәп» йоклый.
Чаңгы күп кенә авырулардан саклый. Алай гына да түгел, синең иммунитетың тагын да яхшырачак. Миңа калса, кыш көне бу аеруча мөһим!
Чаңгыда һәр теләгән кеше рәхәтләнеп шуа ала. Моның өчен көчле физик әзерлек кирәкми. Сиңа бары тик чаңгы, таяклар, һәм иң мөһиме, теләк кирәк булачак. Чаңгы, шулай ук, куркынычсыз спорт төренә керә, чөнки шуганда җәрәхәт алу куркынычы артык зур түгел..
Чаңгы шууның файдасы турында Фәнис Яруллин
“Чаңгы шуганда” шигерендә бик матур яза:
Чаңгыда очасың
Очасың- шуасың.
Тәннәрең языла
Иркенлек- ягында.
Дәва син салкын кыш,
Арыган чагында.
-
2024 год в Российской Федерации-Год семьи./2024 ел Россия Федерациясендә-Гаилә елы. 18.01.2024
Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул. Авыр эш көненнән соң яисә ерак юлдан кайткач, без сабый бала кебек җылы кочакка, газиз гаиләбез янына ашыгабыз бит. Тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт хисләре ташкыны, чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул. Әйе, гаилә ул – җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Ә гаиләләребез никадәр тотрыклы, нык булса, илебез көчле, кодрәтле булачак.
Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин фәрманы белән агымдагы 2024 елның илебездә Гаилә елы дип игълан ителгәнен һәркайсыбыз белә. Әлеге карар гаиләләрне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатын күздә тота.
Шул уңайдан Гаилә елының логотибы да тәкъдим ителде. Аңа бик тә тирән символик мәгънә салынган: логотипта 2024 ел йөрәк рәсеме белән уратып алынган. -
Телефон доверия/Ышаныч телефоны. 10.01.2024
-
Яңа елда күңелле уеннар. 05.01.2024
Балалар бакчасында бакча хезмәткәрләре Кыш бабай белән берлектә балаларга кызыклы уеннар оештырды.Балалар хәрәкәтле уеннарда теләп катнаштылар,соңыннан Кыш бабай күчтәнәчләр өләште.
-
Хуш киләсең,Яңа ел! 28.12.2023
Яңа ел-сихри,әкияти,тылсымлы бәйрәм. Балалар да,өлкәннәр дә Яңа елдан тылсым көтә.
-
Безопасный Новый год. 19.12.2023
МБ Киноучреждение города Мензелинска в преддверии новогодних праздников ,18 декабря, для воспитанников МБДОУ Ямаковский детский сад «Салават купере» организовали тематическое мероприятие «Новогодняя безопасность».
Цель: формирование у дошкольников представлений об опасностях, подстерегающих во время празднования Нового года.
Провели беседу о правилах пожарной безопасности. Не находиться длительно на улице в морозную погоду,соблюдать безопасность при падении сосулек и снега с крыш.
Продемонстрировали обучающие мультфильмы.