Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы.
Визитная карточка
Адрес: | 423715,Республика Татарстан,Мензелинский муниципальный район,дер.Ямаково,ул.Ф.Галиева,д.14А |
Телефон: | 8(927) -472-46-18; 8(85555)2-60-14 |
E-Mail: | 2869000003@tatar.mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Хасаншина Нурия Гилмбаяновна |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 2 |
Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы. - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
ЮИД отряды бездә кунакта. 26.10.2023
Көзге каникул алдыннан Кадрәк гомум белем бирү мәктәбенең «Светофор» ЮИД отряды Җәмәк “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр алдында « ПДД да каникуллар булмый»программасы белән чыгыш ясады.
Каникуллар-машина йөртүчеләр һәм җәяүле балалар аеруча сак булырга тиеш вакыт. Каникул вакытында балалар күпчелек вакытларын урамда үткәрәләр. Кечкенә җәяүлеләр күңелсез хәлгә эләкмәсен өчен, ЮИД отряды аларга куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен , киемдә яктылыкны чагылдыручы элементлар куллануны, юлның үтү кагыйдәләрен искә төшерделәр,Игътибарлы, сак булырга чакырдылар.
Балалар игътибар белән тыңлап утырдылар, “Сорау-җавап” уенында теләп катнаштылар.
-
Бакчада "Көзге бал" 25.10.2023
Һәрбер чорның үз матурлыгы бар.Кыш үзенең ачы бураннары,яз-тезелешеп кайткан казлары белән матур.Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи.Ә көз?Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый.Безнең балалар бакчасында "Көзге бал" бәйрәме булды.Балалар Көз турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар,табышмакка җавап таптылар,уеннар уйнадылар.Ә соңыннан әниләренә "Башак" әкиятен күрсәттеләр.
-
Шагыйрә Вәсимә Хайруллинага 80 яшь. 19.10.2023
Якташыбыз , шагыйрә,Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хайруллина Вәсимә Лотфулла кызына тиздән 80 яшь тула. Күңелендә яшьтән үк шигырь уты йөрткән Вәсимә ханым гомеренең кырыклап елын укытучылык хезмәтенә багышлаган, үз туган төбәгендә укытып балалар тәрбияләгән. Ул—туган ягына береккән , яшәгән, эшләгән кеше.. Шагыйрә буларак 1992 елда аның беренче китабы—”Тәгәрмәчле яңгыр”—Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Аннан Казан һәм Чаллы басмаханәләрендә бер-бер артлы балалар өчен язылган китаплары дөнья күрә: “Чәчәкле төш”, “Көмеш балдак”, “Тормыш бакчасы”, “Чәчәк саен бер кояш”, “Син бик кирәкле кеше”, “Табышмаклы букча”.»Тылсымлы таяк”һ.б.
Вәсимә Хайрулина,өлкәннәр акылы белән,сабыйлар дөньясында яратып, аларның балалыгыннан тәм табып яши блүче шагыйрә.Ул балаларга аңлаешлы,гади итеп яза.
Җәмәк балалар бакчасы тәрбиячесе Хасанова Г.,Кадрәк авылы китапханәчесе Гарнышева А. балаларны Вәсимә апаның шигырьләре белән таныштырдылар.Аның теле табышмакларга бик бай. “Табышмаклы букча” китабыннан табышмакларга җаваплар таптылар.
Ул үзенең шигырьләре белән балаларны һәр яклап тәрбияли.Өлкәннәрне хөрмәт итәргә,үпкәләмәскә,гафу итә белергә,табигатьне сакларга,яхшыны яманнан аерырга өйрәтә.
-
Табигатьнең җанлы ияләре. 17.10.2023
Дөньяда могҗизалар күп,аларның берсе-хайваннар патшалыгы.Хайваннар дөньясы бик күп төрле. Октябрь башында Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелде.Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәт,җаваплылык,мәрхәмәтлелек,әхлак һәм экологик культура формалаштыра.
Бездә кунакта китапханә мөдире Гарнышева А.апалары булды.Ул балаларны хайваннар дөньясы белән таныштырды.Балалар белемнәрен тагы да арттырдылар,табышмакка җаваплар таптылар,уеннар уйнадылар.
-
Конкурс "Дары осени"/ "Көз бүләкләре" 13.10.2023
Безнең балалар бакчасында яшелчә,җиләк-җимешләрдән ясалган “Көз бүләкләре” дигән табигый материал күргәзмәсе узды. Ата-аналар,балалар бик теләп катнаштылар,иҗат һәм фантазия күрсәттеләр.
Актив катнашуыгыз өчен рәхмәт.
В нешем детском саду прошла выставка поделок из овощей,природного материала “Дары осени”.Родители и дети с огромным удовольствием приняли участие,проявили творчество и воображение.
Всем спасибо за участие.
-
Агач утырту-изге эш. 12.10.2023
Район күләмендә уздырылган “Агач утырту” акциясендә дә безнең “Салават купере” балалар бакчасы актив катнашты. “Агач утырту-изге эш.”. Бер генә агач утыртсаң да, табигатькә, бөтен әйләнә-тирәлеккә күпме файда китерәсең. Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы булып торалар. Юкка гына урманны галәмебезнең үпкәсе димиләр. Һәркайсыбызның сәламәтлеге дә яшеллек белән нык бәйләнгән.
-
04.10.2023
#Поздравьпожилогочеловека
#Декадапожилых
Без,бакча хезмәткәрләре,балалар бакчасында эшләп,лаеклы ялга киткән Фәймә апабызны өлкәннәр көне белән тәбрик иттек.Аңа үзебезнең иң матур,изге теләкләребезне җиткердек.
Күп картларның күңеле ялгыз була
Барып хәл белешү ни тора.
Безгә бит ул авырлык тудырмый
Ә өлкәннәрнең күңеле яктыра.
-
Өлкәннәр декадасы. 02.10.2023
Безнең өчен бик якын, хөрмәтле булган, өлкәннәребез. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле, хөрмәтле өлкәннәребез, сезне шушы олуг бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз.
Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын
Өлкәннәрнең көләч йөзе
Гел көләч булып калсын.
-
Тәрбиячеләр көне/День воспитателя. 27.09.2023
27 сентябрь — Рәсәйдә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүчеләр көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!
Хөрмәтле остазларыбыз! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфиклы, акыллы булсыннар!
27 сентября-День воспитателя и учителя дошкольного образования в России. Особого внимания заслуживает близкий друг, соратник, учитель, помогающий ребенку сделать первые шаги в жизни!
-
Профилактическая акция. 20.09.2023
#ЕдиныйДеньБезопасностиДорожногоДвижения
В рамках Всероссийской недели безопасности наши воспитанники вместе с воспитателем провели акцию "Ребенок-главный пассажир"