Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы.
Визитная карточка
Адрес: | 423715,Республика Татарстан,Мензелинский муниципальный район,дер.Ямаково,ул.Ф.Галиева,д.14А |
Телефон: | 8(927) -472-46-18; 8(85555)2-60-14 |
E-Mail: | 2869000003@tatar.mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Хасаншина Нурия Гилмбаяновна |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 2 |
Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы. - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Күңелле Сабантуйлары.
30.05.2023
Шатлыклар күңелебездә,
Ак кояш күгебездә.
Килегез,дуслар,кунакка:
Сабантуй бүген бездә.
Күңелле,эчтәлекле,халыкның күңелен күрүче,борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып калган бәйрәмнәребезнең берсе ул-Сабантуй.Балалар бакчасында да милли тәрбия бирү төп бурычыбыз.Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп Сабантуй бәйрәме уздырдык.
-
"Внимание дети!"-летние каникулы-2023г.
29.05.2023
-беседа с детьми о дорожных знаках,повторение ранее изученных правил.
--профилактическая акция "Ребенок-главный пассажир"
-раздача буклетов.
-беседа "Безопасность на улице: ребенок и велосипед"
-
Чыгарылыш кичәсе.
27.05.2023
Тормышның тәүге баскычы-
Бу бакчада үтелде.
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вкытлар җитте.
Онытмабыз монда үткән
Һәр көнне,һәр мизгелне.
Еш килеп йөрербез әле
Сагынып үзегезне.
Без бакчадан иң акыллы,иң тәртипле,тырыш балаларыбызны мәктәпкә озаттык.Бу бәйрәм кичәсе күңелегездә мәнге саклансын иде.Мәктәптә дә тырыш,акыллы булыгыз.Ак юллар сезгә.
-
Экология буенча олимпиада.
24.05.2023
Безнең балалар бакчасыннан Камалов Сөләйман "Табигатьне саклаучылар" дип аталган экология олимпиадасында катнашты.Бала кече яшьтән үк табигатьнең кеше тормышында нинди урын алып торганны,аның кадерен белергә кирәклеген белеп үсә.Аларда табигатькә карата сакчыл караш формалаша. Сөләйман да олимпиадада һәряклап белемнәрен күрсәтте,күп нәрсәгә өйрәнеп кайтты.Киләчәктә уңышлар телибез.
-
ФОП-Федеральная образовательная программа.
22.05.2023
- ФОП ДО заменяте все другие программы, действующие на данный момент.
- ФОП должны соответствовать все программы во всех дошкольных учреждениях с 01 сентября 2023 года.
-
06.05.2023
Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш кырында ятып калган,сугыштан исән-сау кайтып бакыйлыкка күчкән ветераннарыбызны хөрмәтләп ,искә алу митингында катнаштык. Балалар белән чыгыш ясадык,обилескка гирлянда,чәчәкләр салдык.Безнең бурчычыбыз балаларга патриотик тәрбия бирү.
Кирәкми безгә кан кою
Кирәкми безгә сугыш.
Безнең теләк-матур яшәү,
Аяз күк,матур тормыш.
-
Җиңү тәрәзәләре-2023.
03.05.2023
-
Наше сообщество в ВК
26.04.2023
Сообщество МБДОУ Аюский детский сад "Милэшкэй" и филиалов.
-
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн,Туган тел көне.
26.04.2023
26нчы апрель -татар дөньясы очен истэлекле дата , бөек шагыйребез Габдулла Тукайнын туган коне. Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык- бәхетле халык. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул.
Бакча балалары бу көнгә бик теләп әзерләнделәр,шигырьләр ятладылар,шагыйрьнең әкиятләре буенча рәсемнәр ясадылар,җырлар өйрәнделәр.
-
25 апрель-Бөтенроссия эколяталар көне.
25.04.2023
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда туган җир язмышы өчен җаваплылык тәрбияләү,экологик культура формалаштыру максатыннан "Бөтенроссия эколяталар көнен" билгеләп үттек.Яшь буынны табигать белән таныштыру-безнең бурыч.Бу көнне без балаларны "Табигать сакчылары" командасына кабул иттек,эмблема бүләк иттек. Балалар "Тыелган билге нәрсәне аңлата" дигән викторинада катнаштылар,табигатьне сакларга,якларга кирәклеге турында белемнәрен тирәнәйтеләр,табышмакка җаваплар таптылар.