Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы.
Визитная карточка
Адрес: | 423715,Республика Татарстан,Мензелинский муниципальный район,дер.Ямаково,ул.Ф.Галиева,д.14А |
Телефон: | 8(927) -472-46-18; 8(85555)2-60-14 |
E-Mail: | 2869000003@tatar.mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Хасаншина Нурия Гилмбаяновна |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 2 |
Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы. - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Батарейканы тапшыр-планетаны сакла 16.04.2024
#ЭКОВЕСНА# кысаларында балалар бакчасында “Батарейканы тапшыр-планетаны сакла” дигән экологик акция дәвам итә. Балалар,аларның әти-әниләре батарейкаларны үтилләштерүгә алып килделәр.
Безнең акция,ташланган батарейкаларның туфракка,үсемлекләргә,хайваннарга зыян китерүен аңларга һичшиксез ярдәм итәр.
-
Бакчабызда-өмә. 12.04.2024
Әлбәттә өмәләр дәвам итәчәк әле.
-
12 апрель-Космонавтика көне. 12.04.2024
Космонавтика көне 12 апрельдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Безнең балалар бакчасында гадәттәгечә бу көнне “Космос” көне уза. Балалар Космос,космонавт,йолдызлар,планеталар турында мәгълүмат белән таныштылар.Алдан рәсемнәр,кул эшләре ясадылар.
Тәрбияче үткәргән әнгәмә балалар күңеленә үтеп керде,бик күп сорауларга җавап алдылар.
-
Балалар китабы көне. 02.04.2024
1805 елның 2 апрелендә бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Андерсен туган.1967 елдан бу көн Халыкара балалар китабы көне итеп бәйрәм ителә башлый. Балалар китабы көнне бакчага китапханә мөдире Гарнышева А.килде.Ул балаларга Ганс Андерсен турында сөйләде,әкиятләрен искә төшерделәр,шул әкиятләр буенча пазл төзеделәр.Күп кенә балалар китабы белән таныштылар.
Балалар яратып укый
Әкият китапларын.
Укысыннар,сүз әйтмәгез,
Файдасын тапсын аның.
Кечкенәдән алган белем
Онытылмый,тирән була,
Китап-белем чишмәсе,
Укыган истә кала.
-
28.03.2024
Районның 3 нче “Балачак” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында математика буенча район олимпиадасы булып узды.Авыл балалар бакчалары арасында үткәрелгән олимпиада да безнең балалар бакчасыннан Мазитова Валерия (Тәрбиячесе- Хасанова Г.М.) катнашты.Валерия-1 урынга лаек булды. Котлыйбыз,киләчәктә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Хуш киләсең,Нәүрүз бәйрәме. 21.03.2024
Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (ел) дигәнне аңлата.Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, кешеләр бер-берсенә озын гомер теләгәннәр. Нәүрүз ул – игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы матур бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үзләре дә кунак чакыралар, булган үпкәләрен оныталар, бер-берсен гафу итәләр.
-
Май чабу бәйрәме. 16.03.2024
Май чабу бәйрәме-бик борынгы заманнан сакланып килгән,көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Ул җиде көн дәвам итә.
Борынгы бабаларыбыз аны төрле йолалар белән үреп үткәргәннәр.Бу көннәрдә кешеләр күңел ачалар,кунакка йөрешәләр,коймак ашыйлар.Коймак атнасы –язны каршылауга багышланган тантаналы вакыйга.Коймаксыз Май чабу булмый.
Без Җәмәк “Салават күпере” балалар бакчасында да Май чабу бәйрәмен билгеләп үттек.Балалар белән төрле күңелле уеннар уйнадык,соңыннан коймак белән сыйландык.
-
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара. 06.03.2024
Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?
Март аенда, кар өстендә,
Кояш нурлар уята -
Яз килэ каршы алыгыз -
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме -
Әниләр, әби-апалар
Хатын кызлар бәйрәме!
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2024
-
Международный день Родного языка/Халыкара Туган тел көне. 21.02.2024
21 февраль-Халыкара туган тел көне.Һәркем үзенең туган телен яратырга тиеш.
Безнең бурыч:Милләтебез ,туган телебез-татар теле белән горурлану хисләре,мәхәббәт тәрбияләү.