Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы.
Визитная карточка
Адрес: | 423715,Республика Татарстан,Мензелинский муниципальный район,дер.Ямаково,ул.Ф.Галиева,д.14А |
Телефон: | 8(927) -472-46-18; 8(85555)2-60-14 |
E-Mail: | 2869000003@tatar.mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Хасаншина Нурия Гилмбаяновна |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 2 |
Филиал муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения Аюский детский сад "Милэшкэй"-Ямаковский детский сад "Салават купере" Мензелинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Милэшкэй" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы Җәмәк "Салават күпере"балалар бакчасы. - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Бөтенроссия өмәсе. 20.04.2023
Бакча хезмәткәрләре,балалар белән берлектә балалар бакчасы территориясен чистарттык,чәчәк түтәлләрен тәртипкә китердек,күпьеллык чәчәкләрне күчереп утырттык. Күмәк эш-беткән эш диләр. Бергәләп башкарган хезмәтнең нәтиҗәседә күренеп тора.Тирә- юнебез тагын да матурланып,ямьләнеп калды.
Әлбәттә өмәләр дәвам итәчәк әле.
-
"Минзәлә-безнең чыгышыбыз,киләчәгебез" 17.04.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелгән "Минзәлә - безнең чыгышыбыз, киләчәгебез" исемле Минзәлә шәһәренең иң яхшы биналары яки архитектура корылмалары район бәйгесендә катнашып, Җәмәк “Салават күпере”,Кадрәк “Ландыш”,Яңа Мәлкән “Ләйсән” балалар бакчалары педагогик составы 2нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Космонавтика көне. 12.04.2023
12 апрель-Космонавтика көне.Балалар бакчасында гадәттәгечә бу көнне "Космос" көне уза.Безнең балалар Космос, космонавтлар,йолдызлар,планеталар турында мәгълүмат белән таныштылар,рәсемнәр ясадылар.
-
Экологический двумесячник/Экоайлык кысаларында. 10.04.2023
Санитар-экологик икеайлык кысаларында бакча коллективы белән памятникны,аның тирәлеген тәртипкә китердек.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне. 07.04.2023
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе. Яшьтән үк чыныгып, спорт белән шөгыльләнеп үскән кеше тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек һәм чыдамлылык тормыштагы катлаулы ситуацияләргә каршы торырга ярдәм итә. Сәламәт булыйк!
-
23.03.2023
Консультация для родителей «Опасность весеннего паводка»
Наибольшую опасность весенний паводок представляет для детей. Оставаясь без присмотра родителей и старших, не зная мер безопасности, так как чувство опасности у ребенка слабее любопытства, играют они на обрывистом берегу, а иногда катаются на льдинах водоема. Такая беспечность порой кончается трагически. Весной нужно усилить контроль за местами игр детей.
Уважаемые родители!
Не допускайте детей к реке без надзора взрослых, особенно во время ледохода; предупредите их об опасности нахождения на льду при вскрытии реки или озера. Расскажите детям о правилах поведения в период паводка, запрещайте им шалить у воды, пресекайте лихачество. Оторванная льдина, холодная вода, быстрое течение грозят гибелью. Помните, что в период паводка, даже при незначительном ледоходе, несчастные случаи чаще всего происходят с детьми. Разъясните детям меры предосторожности в период ледохода и весеннего паводка.
-
Нәүрүз бәйрәме. 21.03.2023
-
8 март-Халыкара хатын-кызлар көне.. 07.03.2023
Бүген-хатын-кызлар бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Балалар бакчасында 8 март-хатын-кызлар көне уңаеннан балалар иртәсе булып узды..Балалар әниләренә,әбиләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар.Бергәләшеп уеннар уйнадылар.Соңыннан нәни куллары белән үзләре ясаган открытка бүләк иттеләр.
-
Масленица/Май чабу бәйрәме. 28.02.2023
Масленица-веселый, шумный, любимый народный праздник. В масленичную неделю люди провожают зиму и встречают весну. Символами этого праздника считаются солнце, блины и чучело Масленицы.
Балалар бакчасында Май чабу бәйрәме уздырылды. Балалар төрле ярышларда катнаштылар,уйнадылар,күңел ачтылар. Соңыннан коймак белән сыйландылар.
-
Конкурс "Татар малае-2023" 21.02.2023