Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10 |
| Телефон: | +7(855)-955-29-70 |
| E-Mail: | GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Новичкова Галина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1954 |
| У нас учатся: | 509 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогических работников |
Новости школы
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары
Опубликовано: 29.10.201529 нчы октябрь көнне мәктәп планы буенча татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның кызыксынучанлыкларын (мотивлаштыру) арттыру”дигән темага семинар үткәрелде. Семинарның максаты төрле алымнар кулланып укытуга кызыксыну уяту һәм аның сыйфатын күтәрү иде.
Семинар кысаларында 9В һәм 9Б сыйныфларында БРТ на әзерләнү буенча дәресләр һәм “Уңыш” бәйрәме дигән сыйныфтан тыш чара күрсәтелде. Замалтдинова Г.М. 9В сыйныфында БРТының соңгы биреме - шәхси хат язуга багышланган дәрес бирде. Дәрес бик тыгыз һәм эш төрләренең күп булуы, балаларның актив катнашуы белән мавыктыргыч булды.Укучылар хат язуның барлык нечкәлекләренә дә төшенделәр. Шулай ук Исмагилова Г.Ш. БРТна әзерләнүне гомуми рәвештә күрсәтте. Укучылар тестта бирелә торган биремнәрнең барсына да тукталып үттеләр диярлек.
Ә 3 нче һәм 4нче сыйныфлар (татар төркемнәре) белән берлектә үткәрелгән “Уңыш” бәйрәмендә укучылар үзләренең белем дәрәҗәләрен, артистлык осталыкларын күрсәттеләр. Алар татар телендә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар, мәкальләр, табышмаклар әйтештеләр.Чара бик эчтәлекле булды.
К списку новостей

















