Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10 |
| Телефон: | +7(855)-955-29-70 |
| E-Mail: | GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Новичкова Галина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1954 |
| У нас учатся: | 509 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогических работников |
Новости школы
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы.
Опубликовано: 21.04.2014
21 нче апрельдән 28 апрельгә кадәр мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы узачак.
Татар теле атналыгының эш планы.
Татар теле атналыгы якташ язучылар иҗатына багышланган күргәзмә оештыру белән ачылды. Иртән укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне моңлы татар җырлары каршы алды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Минерасих кызы Замалтдинова һәм китапханәче Ирина Васильевна Манакова укучыларны “Беренче татар китабы”на багышланган презентация белән таныштырды, бу мәгълүмат укучыларда кызыксыну уятты. Чынлап әйткәндә бүген мәктәбебездә татар китабының туган көне булды. Тәнәфесләрдә укытучыларыбыз балалар белән татар халык уеннарын уйнадылар. Зилә Сәлимҗан кызы Рафикова җитәкчелегендә 4Б сыйныфы татар халкының “Йөзек салыш” уенын искә төшерделәр һәм тәнәфесләрдә бергәләп башка сыйныф укучыларын да җәлеп итеп бу уенны рәхәтләнеп уйнадылар.
Шулай ук танылган язучыларыбызга багышланган, укучылар тарафыннан ясалган, газеталар күргзмәсе дә беркемне битараф калдырмады.
К списку новостей

















