Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
| Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
| E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
| Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 106 обучающихся |
| У нас учат: | 27 педагогов |
Новости школы Ядыгерь
Әтиләр бәйрәме
Опубликовано: 17.10.20262021 нче елдан башлап, Россия Президенты указы нигезендә октябрь аеның өченче якшәмбесендә илебездә «Әтиләр көне» билгеләп үтелә. Быел әлеге бәйрәм 18 нче октябрьгә туры килә. Шул уңайдан Ядегәр урта мәктәбендә хөрмәтле әтиләребезне бәйрәм белән котлау максатыннан матур чара уздырылды. Мәктәбебезнең 1-11 нче сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручы Рамилә Нургаяновна һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Ракиповна укучыларыбызның әтиләре һәм дәү әтиләре катнашында мавыктыргыч квест үткәрде. Квесттан соң Алдынгылар хәрәкәте активистлары Фәния Габделбаровна җитәкчелегендә кызыклы өстәл уеннары оештырды. Шулай ук, Гөлнара Рамазановна җитәкчелегендә «Ядкәр» бию төркеме әтиләрне котлап, дәртле биюләрен башкардылар. Бәйрәм чарасына килгән, уеннарда катнашкан барлык әтиләргә һәм дәү әтиләргә, чараны оештыруга үз көчен керткән укытучыларга, мәктәбебез активистларына зур рәхмәт белдерәбез!
К списку новостей











