• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а
Телефон: +7(843)-644-01-05
E-Mail: Sydg.Kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ с.Ядыгерь"
Руководитель: Нуриев Рамис Расимович
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 144 обучающихся
У нас учат: 27 педагогов

Новости школы Ядыгерь

Милләт киләчәге — белемле яшьләр кулында

Опубликовано: 30.04.2026

30 нчы апрель көнне мәктәбебездә Татарстанның күренекле педагогы, мәгърифәтче Габдулхак Каюмов исемендәге «Эзләнүләр аша камиллеккә» VIII Республика фәнни-тикшеренү укулары һәм «Милли һәм этнокультур мәгариф: традицияләр һәм заманча өстенлекләр» дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең бер бүлеге үтте. Конференциядә Республикабызның төрле районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән укучылар һәм укытучылар катнашты. Әлеге тантаналы чарада милли мәгарифне үстерүгә, яшь буынга тәрбия бирүгә һәм фән дөньясына битараф булмаган мәртәбәле кунакларыбыз да бар иде. Менә алар: Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Казан университетының атказанган профессоры - Фоат Галимулла улы Галимуллин; Филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы -  Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова;  Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты - Лилия Гыйльметдин кызы Гыйләҗева; Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәисе - Рузилә Фирдәвес кызы Фәттахова; Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы - Әдилә Рөстәм кызы Вагапова; Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Харис Гайнетдин улы Мусин; Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе  Илфат Ильяс улы Әхмәдуллин.

Конференция барышында укучылар катнашында 5, укытучылар катнашында 2 секция эшләде. Секциядә катнашучыларның эшләрен мәртәбәле кунакларыбыз һәм Кукмара муниципаль районы мәгариф идарәсе методистлары бәяләде. Милләтнең киләчәге — аның мәгарифендә, тарихында һәм телендә. Безнең конференция әнә шул кыйммәтләрне саклау һәм үстерү юлларын барлаучы зур бер мәйданга әверелде. Әлеге чараны үткәрүгә зур көч керткән барлык оештыручыларга, мәктәбебез коллективына, конференциядә катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Киләсе очрашуларга кадәр!



К списку новостей