• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а
Телефон: +7(843)-644-01-05
E-Mail: Sydg.Kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ с.Ядыгерь"
Руководитель: Нуриев Рамис Расимович
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 144 обучающихся
У нас учат: 27 педагогов

Новости школы Ядыгерь

Кукмара районының этномәдәни мозаикасы

Опубликовано: 21.02.2026

20 нче февраль көнне мәктәбебездә Халыкара туган тел көненә багышланган бик матур, эчтәлекле чара үткәрелде. «Кукмара районының этномәдәни мозаикасы» фестивале кысаларында мәктәбебез базасында татар, рус, мари, удмурт халкы мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган «Халыклар дуслыгы парады» уздырылды. Әлеге күркәм чара барышында Ядегәр, Лубян, Нырья, Село-Чура, Починок Кучук урта мәктәпләре «Изге гореф-гадәтләр - милли тәрбия чарасы» остаханәләрен тәкъдим итте. Бәйрәм кичәсе мәктәбебез укучылары һәм укытучылары катнашындагы «Туган телем - иркә гөлем, киндер сиңа күңел нурым» дип исемләнгән музыкаль концерт белән тәмамланды. Әлеге фестивальдә Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ахмадуллин Илфат Ильяс улы, Мәгариф идарәсе методистлары Шаймарданова Алия Мингали кызы, Гаязова Элизара Илдус кызы, Валиханова Рәзинә Равил кызы, Хаҗиәхмәтова Энҗе Мәүләви кызы, Кәримуллина Эльвира Айрат кызы, районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче татар теле, рус теле, удмурт теле, мари теле, хезмәт фәне укытучылары катнашты. Фестиваль бик җылы, дустанә мохиттә узды. Кунаклар һәм катнашучылар төрле халыкларның күңел җылысын тоя алдылар. Мондый чаралар халыклар арасындагы дуслыкны ныгыта, үзара хөрмәтне арттыра һәм балаларда туган телгә, үз халкының мәдәниятенә карата мәхәббәт тәрбияли. Оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәт! Һәркемнең күңелендә бу матур бәйрәмнән якты хатирәләр калды. Туган телебез яшәсен, милләтебез гөрләп чәчәк атсын!



К списку новостей