Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 146 обучающихся |
У нас учат: | 27 педагогов |
Новости школы Ядыгерь
Халыкара хатын-кызлар көне белән!
Опубликовано: 08.03.20256 нчы март көнне мәктәбебездә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бик матур концерт булып узды. Әлеге бәйрәм кичәсенә укучыларыбызның кадерле, яраткан әниләре һәм әбиләре чакырылган иде. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Концерт программасы дәртле җыр-биюләр, шигырьләр, сәхнәләштерелгән күренешләргә бай иде һәм бик җылы, эчтәлекле, матур үтте. Мәктәбебез директоры Рәмис Расим улы гүзәл затларны бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Әлеге кичәне үткәрергә көче кергән һәр укучыга, аларның сыйныф җитәкчеләренә, педагог-оештыручыга, бию, җыр һәм театр түгәрәге җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Хөрмәтле әниләрне, әбиләрне, апа-сеңелләрне, кызларны чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез! Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде! Гаиләләребезгә, илебезгә тынычлык, бәрәкәтле гомер, бәхетле киләчәк телибез!
К списку новостей