Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 146 обучающихся |
У нас учат: | 27 педагогов |
Новости школы Ядыгерь
Башлангыч сыйныфлар атналыгы
Опубликовано: 18.01.202513-18 гыйнвар аралыгында мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы үтте. Укучылар беренче көнне әдәби әсәрләр белән танышты, фикер алышты. Үзләренең яраткан геройларын ясады. Икенче көнне укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә ребуслар чиште. Шулай ук, авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Анда "Ничек әдәпле булырга?" темасына сөйләшү үткәрелде. Укучылар китапханәдәге яңа, кызыклы китаплар белән таныштылар. Кечкенә генә булса да, музейны да карадылар, кызыклы экспонатлар да очрады. Өченче көндә мәктәбебезгә кунакка балалар табибы Самиева Э.Г. килде. Ул балаларга салкын тию авыруларыннан саклану юлларын, үзеңә беренче ярдәм күрсәтү юлларын тәкъдим итте. Дүртенче көнне укучылар бергәләп математик сорауларга, кызыклы мәсьәләләргә сораулар эзләделәр. Бишенче көндә 1-4 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә Ядегәр авылы мәчет-мәдрәсәсенә сәяхәт кылдылар. Гаяз хәзрәтнең төпле вәгазен тыңлап, тәрбияви сабак алдылар. Алтынчы көнне атналыкка нәтиҗә ясалды. Шулай ук, атналык барышында әти-әниләр белән дә тыгыз элемтә урнаштырылды. Бер укучыбызның әнисе - Алсу Робертовна, 2 сыйныф укучыларына мастер-класс үткәрде. Алар бергәләп имбир прәннекләрен бизәделәр. Атналык укучыларга бик ошады, файдалы үтте.
К списку новостей