Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 146 обучающихся |
У нас учат: | 27 педагогов |
Новости школы Ядыгерь
Фатхрахманов Роберт Радик улы һәм Гыйльманов Нияз Рәис улы истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы
Опубликовано: 14.12.2024Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдә тиз җуела торган.
Мәгънә – асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Бүген мәктәбебездә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган авылдашларыбыз, Ядегәр мәктәбендә белем алган Фатхрахманов Роберт Радик улы һәм Гыйльманов Нияз Рәис улы истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы үтте. Нияз Рәис улы Гыйльманов 2006-2015 нче елларда Ядегәр урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Янил аграр көллиятендә укый, аны тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итә. Роберт Радик улы Фатхрахманов 1994-2005 нче елларда Ядегәр урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, армия сафларында хезмәт итә. Егетләр 2022 нче елның сентябрь аенда өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, махсус хәрби операциягә китә. Сугышчан бурычны үтәгәндә, 2023 нче елның 20 нче декабрендә Фатхрахманов Роберт, 25 нче декабрендә Гыйльманов Нияз батырларча һәлак булалар... Мемориаль такта ачу тантанасында Кукмара муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әхмәтшина Айгөл Мәсхүт кызы, мәгариф идарәсе башлыгы Әхмәдуллин Илфат Ильяс улы, Кукмара районы хәрби комиссары Гомәров Альберт Раиф улы, районның имам мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт, офицерлар союзы вәкиле, хәрби хезмәт ветераны Гумеров Раиф Фәрхетдин улы, Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллин Айдар Нәҗип улы, Ядегәр урта мәктәбе директоры Нуриев Рәмис Расим улы, Ниязның һәм Робертның туганнары, якыннары, сыйныфташлары, мәктәбебез укучылары һәм укытучылары, авыл халкы катнашты. Герой егетләребезнең авыр туфраклары җиңел булсын, урыннары оҗмахта булсын. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк. Алар турындагы истәлекләр һәрберебезнең йөрәгендә сакланыр.
Каһарманнар истәлеген зурлап,
Күп җирләрдә һәйкәл калыкты.
“Туган илне уяу саклагыз!” – дип,
Ул чакыра кебек халыкны.
Хәтердән уела күп нәрсә,
Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.
Онытылмый үзенең иңендә
Ил данын күтәргән язмышлар.
К списку новостей