Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 146 обучающихся |
У нас учат: | 27 педагогов |
Новости школы Ядыгерь
"Яшь профессионаллар" чемпионаты
Опубликовано: 26.11.20242024 нче елның 26 нчы ноябрендә Кукмара шәһәрендә мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче нәниләр катнашында зур һәм матур вакыйга булып үтте. Кукмара муниципаль районының Манзарас урта мәктәбендә һәм “Батыр” спорт комплексы базасында “Яшь профессионаллар” исеме астында төбәкара чемпионат уздырылды. Әлеге чемпионат мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәри әзерлек бирү һәм мәктәп укучылары өчен профориентация моделен булдыру максаты белән оештырылды. Бәйге барышында Кукмара, Балтач, Саба, Мамадыш, Арча муниципаль районнарыннан килгән балалар һәм мәктәп укучылары 6+, 10+, 14+ яшь төркемнәрендә төрле компетенцияләр буенча көч сынашты. Алар үзләрен тегүче эшендә, кулинария, агач эшкәртү, киез белән эшләү, мультимедияле журналистика, инженерлы дизайн һәм башка юнәлешләрдә сынап карадылар. Әлеге чемпионатта безнең мәктәп укучылары да катнашты һәм призлы урыннар яулады:
- "Агач эшкәртү" компетенциясендә Гайфуллин Әмир - 2 нче урын, Гайфутдинов Рәдиф - 3 нче урын (җитәкчесе - Хайруллин Рөстәм Әнәс улы);
- "Пешекче эше" компетенциясендә Галимуллина Ризәлә - 2 нче урын (җитәкчесе - Гильмуллина Рамилә Нургаян кызы);
- "Мультимедияле журналистика" компетенциясендә Гарипов Данияр һәм Ибатуллина Камилә - 2 нче урын (җитәкчесе - Шафигуллина Лилия Рашит кызы).
Афәрин! Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
К списку новостей