• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а
Телефон: +7(843)-644-01-05
E-Mail: Sydg.Kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ с.Ядыгерь"
Руководитель: Нуриев Рамис Расимович
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 146 обучающихся
У нас учат: 27 педагогов

Новости школы Ядыгерь

Очрашу - 2024

Опубликовано: 03.11.2024

Ядегәр урта мәктәбенең 50 еллык юбилее уңаеннан 2 нче ноябрь көнне мәктәбебездә бик матур, җылы һәм эчтәлекле бәйрәм - "Очрашу кичәсе" үткәрелде. Әлеге очрашуга мәктәпне 1980, 1981, 1983, 1984, 1985 һәм 1986 нчы елларда тәмамлаган укучылар, аларның сыйныф җитәкчеләре һәм шул елларда мәктәптә укыткан хөрмәтле мөгаллимнәр чакырылды. Шулай ук, әлеге күркәм бәйрәмдә төрле елларда мәктәпне җитәкләгән директорлар да катнашты. Алар арасында Мансуров Роберт Мияссәр улы, Галимов Фаиз Нәфыйк улы, Хәйруллин Әнәс Абдулла улы, Нәбиев Азат Мөзәкир улы һәм Әхмәдуллин Илфат Ильяс улы бар иде. Бәйрәм берничә өлештән торды: килгән кунаклар мәктәп белән таныштылар, алар өчен экскурсияләр оештырылды; сабакташлар һәм укытучылар кабинетларга җыелып, бергәләп хатирәләрне яңарттылар; "дәрес" укыгыннан соң бәйрәм программасы түгәрәк табыннар артында дәвам итте. Һәр сыйныф та укытучыларын хөрмәтләп, котлау сүзләрен һәм бүләкләрен җиткерделәр, матур җырлар һәм шигырьләр башкардылар. Бәйрәмгә килгән һәр кунак әлеге чараны оештырган Ядегәр урта мәктәбе коллективына, коллективны җитәкләгән Нуриев Рәмис Расим улына, бәйрәмне алып барган Якупова Гөлия Рафис кызына, дәртле җырлар бүләк иткән Мубараков Нияз Рамазан улына олы рәхмәтен белдереп, изге теләкләрен юллады. Дөньялар тыныч, тормышлар имин булып, алдагы елларда да шушындый матур очрашуларда күрешергә насыйп булсын!



К списку новостей