Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 146 обучающихся |
У нас учат: | 27 педагогов |
Новости школы Ядыгерь
Әтиләр көне белән!
Опубликовано: 19.10.20242021 нче елдан башлап, Россия президенты указы нигезендә октябрь аеның өченче якшәмбесендә илебездә "Әтиләр көне" билгеләп үтелә. Быел әлеге бәйрәм 20 нче октябрьгә туры килә. Шул уңайдан Ядегәр урта мәктәбендә хөрмәтле әтиләребезне бәйрәм белән котлау максатыннан төрле чаралар уздырылды. Башлангыч сыйныф җитәкчеләре укучылар белән берлектә әтиләргә кызыклы уеннар оештырдылар, концерт номерлары күрсәттеләр. Урта һәм югары сыйныфларда белем алучы укучыларыбызның әтиләре өчен сыйныф җитәкчеләре мавыктыргыч квест үткәрделәр. Шулай ук, алар өчен "Гаиләдә әти кешенең роле" темасына лекторий уздырылды. Кадерле әтиләр! Сезне "Әтиләр көне" белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез!
К списку новостей