Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 151 обучающихся |
У нас учат: | 27 педагогов |
Новости школы Ядыгерь
"Йолдызлар парады" иҗат кичәсе
Опубликовано: 26.05.202425 нче май көнне Ядегәр авылы мәдәният йортында мәктәбебез укучылары катнашында "Йолдызлар парады" дип исемләнгән иҗади кичә үтте. Кичә барышында укучылар башкаруындагы матур җырларны, дәртле биюләрне, күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләнгән шигырьләрне тамашачылар бик җылы кабул иттеләр һәм һәр чыгышны да көчле алкышларга күмделәр. Әлеге концертны оештыруга үзенең зур көчен керткән мәктәбебезнең бию түгәрәге җитәкчесе Мубаракова Гөлнара Рамазан кызына, җыр түгәрәген җитәкләгән Якупова Гөлия Рафис кызына, педагог-оештыручы Гильмуллина Рамилә Нургаян кызына, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яббарова Айгөл Илгизәр кызына, барлык сыйныф җитәкчеләренә, бәйрәмне алып барган Камилә һәм Рузилә Рәсүл кызына, һәм әлбәттә инде, кичәдә катнашкан кадерле укучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Афәрин! Кичә искиткеч матур үтте. Киләчәктә дә иҗади уңышлар сезгә, мәктәбебез йолдызчыклары!
К списку новостей