• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а
Телефон: +7(843)-644-01-05
E-Mail: Sydg.Kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ с.Ядыгерь"
Руководитель: Нуриев Рамис Расимович
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 151 обучающихся
У нас учат: 27 педагогов

Новости школы Ядыгерь

Бөек Җиңү көне белән!

Опубликовано: 09.05.2024

Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.

Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен...

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Бу көрәштә илебезнең миллионлаган намуслы һәм батыр ул-кызлары җирдә тынычлык  һәм бәхет өчен гомерләрен бирделәр. Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә матур бәйрәм чарасы уздырылды. Укучылар  җыр-биюләр, шигырьләр, сәхнәләштергән күренешләр аша 1418 көнгә сузылган дәhшәтле сугышның никадәр канкойгыч һәм мәрхәмәтсез булуын, 1945 нче елның чәчәкле язы алып килгән Бөек Җиңү көненең никадәр тантаналы, изге һәм кадерле икәнен тагын бер кат искәрттеләр. Әлеге чарада катнашкан Ядегәр авылы җирлеге башлыгы Файзуллин А.Н., Кукмара муниципаль районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ахмадуллин И.И., «Восток» агрофирмасы җитәкчесе Леонтьев А.И., мәктәбебез директоры Нуриев Р.Р. һәм башка кунаклар да үз чыгышларында әлеге истәлекле датаның илебез һәм кешелек тормышында бик мөһим булган батырлык һәм сүрелмәс дан бәйрәме икәнлеге хакында сөйләделәр. Һәммәгезне дә ихлас йөрәктән Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге, шатлык һәм иминлек телибез! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын.



К списку новостей