Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 151 обучающихся |
У нас учат: | 27 педагогов |
Новости школы Ядыгерь
Саратов шәһәренә сәяхәт
Опубликовано: 29.04.202426-28 апрель көннәрендә Ядегәр урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Нуриев Рәмис Расим улы укытучылар делегациясе һәм "Ядкәр" бию төркеме кызлары белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Зиннатуллин Рәзил Ринат улы җитәкчелегендә Саратов шәһәренә сәяхәт кылдылар. Әлеге сәяхәт кысаларында Мубаракова Гөлнара Рамазан кызы җитәкләгән "Ядкәр" бию төркеме кызлары “Идел йолдызлары” дип исемләнгән Төбәкара татар балалары фестивалендә катнашып, "Татар биюе" номинациясендә Гран-при дәрәҗәсендәге диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Афәрин! Котлыйбыз! Әлеге фестивальгә Россиянең күп кенә регионнарыннан катнашучылар җыелган иде. Алар үзләренең дәртле җыр-биюләре, шигырьләре һәм сәхнә әсәрләре аша татар мәдәниятенең никадәр бай икәнлеген искәрттеләр. Фестиваль татар теле, милли мәдәният бәйрәменә әверелде. Шулай ук, сәяхәт барышында мәктәбебез делегациясе Арча шәһәренең Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее делегациясе белән берлектә Саратов шәһәренең Советлар Союзы Герое Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясендә семинар-киңәшмәдә катнашты. Семинарда Татарстан мәктәпләре һәм Саратов гимназиясе белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде. Әлеге сәяхәт һәм фестиваль барлык катнашучылар күңелендә истәлекле мизгелләр һәм җылы хисләр калдырды. Барлык оештыручыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
К списку новостей