Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 146 обучающихся |
У нас учат: | 27 педагогов |
Новости школы Ядыгерь
"Гаилә бәхете - балада" концерты
Опубликовано: 07.03.2024Россия Федерациясендә игълан ителгән "Гаилә елы" кысаларында 6 нчы март көнне Ядегәр авылы мәдәният йортында мәктәп коллективы бик матур концерт оештырды. Педагог-оештыручы Гыйлмуллина Р.Н., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яббарова А.И. һәм музыка укытучысы Якупова Г.Р. җитәкчелегендә укучылар, сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләр көче белән әзерләнгән концерт дәртле җыр-биюләр, шигырьләр, сәхнәләштерелгән күренешләргә бай иде һәм бик җылы, эчтәлекле һәм матур үтте. Концерт программасы өч өлешкә бүленгән иде: патриотик, мәктәп тормышы һәм гаилә темалары буенча күрсәтелгән һәр чыгыш та үзенчәлекле иде. Әлеге кичәгә Кукмара районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ахмадуллин И.И. та чакырылды. Илфат Ильяс улы һәм мәктәбебез директоры Рәмис Расим улы үз чыгышларында чарада катнашучы һәр кешегә котлау сүзләрен, матур теләкләрен җиткерделәр, якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Әлеге кичәне үткәрергә көче кергән һәр катнашучыга һәм залны тутырып килгән, көчле алкышлары белән күңелләрне күтәргән тамашачыга олы рәхмәтебезне белдерәбез! Гаиләләребезгә, илебезгә тынычлык, бәрәкәтле гомер, бәхетле киләчәк телибез!
К списку новостей