Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 151 обучающихся |
У нас учат: | 27 педагогов |
Новости школы Ядыгерь
Муса Җәлилнең тууына 118 ел
Опубликовано: 15.02.2024Бүген мәктәбебездә татар халкының сөекле улы, яраткан шагыйребез, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, халыклар күңелендә мәңге яшәүче милләттәшебез Муса Җәлилне искә алу кичәсе уздырылды. Аның тууына бүген 118 ел. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фатыйхова Люция Шархинур кызы укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган видеофильм күрсәтте, чара ахырында укучылар өчен викторина оештырылды. Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил Ватан чакыруы буенча, илне саклаучылар сафына баса. Сугыш кырында утлы корал белән генә түгел, кыю шигырьләре аша да дошманга каршы көрәшә ул! 38 яшьлек Шагыйрьнең гомере 1944 нче елның 25 нче августында Берлинда Плетцензее төрмәсендә фашист балтасы астында өзелә. “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен максаты да шунда түгелмени”,- дип язган Муса Җәлил. Аның тормышы бу сүзләргә бик тә туры килә. Шагыйрьнең үлеме җыр булып яңгырады. Аның исеме – мәңгелек.
К списку новостей