Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 151 обучающихся |
У нас учат: | 27 педагогов |
Новости школы Ядыгерь
Әниләр көне белән!
Опубликовано: 26.11.2023Кадерле, яраткан әниләр һәм дәү әниләр! Сезне чын күңелдән «Әниләр көне» белән тәбрик итәбез һәм рухи көч, тормыш зирәклеге, фәрештә сабырлыгы, хатын-кыз бәхете, үзара мәхәббәт, өйләрегез нурлы булуын телибез. Рәхмәт Сезгә җылылык, наз һәм кайгыртучанлык өчен. Сезгә, кадерлеләребез, һәрвакыт һәм һәркайда үзегезне кирәкле һәм сөекле кеше итеп хис итүегезне телибез.
Әлеге матур бәйрәм хөрмәтенә мәктәбебезгә кичә укучыларыбызның әбиләре, дәү әниләре кунакка чакырылды. Иң беренче алар өчен мәктәп буенча экскурсия үткәрелде, Рәмзия Ваккасовна һәм Зөлфия Файзелхаковна җитәкчелегендә эшләүче музей Советы вәкилләре, 8 нче сыйныф укучылары, кунакларга мәктәбебез музеенда чыгыш ясадылар. Экскурсиядән соң хөрмәтле әбиләребезне «Дәү әни — өебезнең нуры ул» дип исемләнгән бәйрәм кичәсенә чакырдык. Педагог-оештыручы Рамилә Нургаяновна һәм музыка укытучысы Гөлия Рафисовна җитәкчелегендә укучылар һәм аларның сыйныф җитәкчеләре көче белән әзерләнгән концерт программасы дәртле җыр-биюләр, «Капка төбе» уены, матур шигырь юллары белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасы ахырында укучылар дәү әниләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар һәм кадерле кунакларыбызның очрашу кичәсе чәй табыны артында дәвам итте.
К списку новостей