Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
Телефон: | (884364) 38-6-00 |
E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 53 воспитанников |
У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Тукай әсәрләренә -рәсем күргәзмәсе! 26.04.2016
Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Бакчабызда балалар катнашында Тукай әсәрләренә рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
Тукай көне! 26.04.2016
Бүген бакчабызда татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан бәйрәм иртәсе уздырылды. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Г.Тукайның җырларын җырладылар, шигырләрен башкардылар. Балаларның яраткан Шүрәлесе кунакка килгәч бәйрәм тагын да җанланды. Балалар Шүрәле белән уйнап алдылар. Кичә бик күңелле узды.
-
Куркынычсызлык. Уттан саклан! 25.04.2016
"Куркынычсызлык. Уттан сак бул!" атналыгы барышында балаларга кече яшьтән ут-күздән, янгын, ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булырга кирәклеген төшендерү; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан күп кырлы эш алып барылды. "Электр җиһазлары", "Шырпы уенчык түгел!", "Ут-дус, ут-дошман" темаларына презентацияләр күрсәтелде."Янгын чыга калса нишләргә?", "Янгынны сүндерү чаралары" темаларына әңгәмәләр үткәрелде. Янгын сүндерүченең хезмәте белән балаларны таныштыру өстендә эш алып барылды. Янгын сүндерүче кыю, батыр, җитез, өлгер булырга тиешлеге аңлатылды. Шушы максаттан районыбызда кул эшләре, рәсем буенча конкурс игълан ителде. Безнең бакча балалары бу конкурска кул эшләре, рәсем ясадылар.
-
Карга боткасы! 23.04.2016
Халкыбызның иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе – һичшиксез, карга боткасыдыр. 21 нче март көнне, көн һәм төн тигезләшкән вакытта, кара каргалар хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм халык тарафыннан бик яратып кабул ителә. Халкыбызның борынгы йола – бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү, балаларда кешелекнең иң күркәм сыйфатларын тәрбияләү максатыннан, бакчабызда “Карга боткасы” бәйрәме узды. Әлеге бәйрәм җырлар, шигырьләр, татар халык уеннары, кошлар турындагы белемнәрне ныгыту белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасында балалар белән бергәләп өлкәннәр дә күңел ачты. Бәйрәм карга боткасы ашау белән тәмамланды
-
1 кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы. 23.04.2016
I нче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы булып үтте. Тәрбияче Файзрахманова Рәфидә Рәфәгатовна уеннарның тәрбия чарасы булуын, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясавын, психик үсешенә ярдәм итүен, кечкенәдән алынган уен күнекмәләре балаларга тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итүен ассызыклап үтте. Әти-әниләр өчен презентация күрсәтелде.Әти-әниләр белән дидактик уеннар оештырылды.
-
Всемирный день Земли! 22.04.2016
Что для нас наша планета? Для кого-то это родной дом, для кого-то - природа, для кого-то он сам.
Планета Земля — родимый наш дом.
Но много ли, дети, мы знаем о нем?
Загадки ее постоянно решаем.
Но форму Земли до конца мы не знаем. -
Китапханәгә экскурсиягә - Тукай бәйрәменә. 22.04.2016Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан районыбызда күп чаралар үткәрелә. Зурлар, уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Илсөяр Хазиевна, Зөбәйдә Рафисовна белән Зур Кукмара авылы китапханәнең даими кунаклары. Г. Тукайның иҗатына багышланып үткәрелгән әдәби музыкаль чарада балалар теләп катнаштылар. Таныш әкият геройлары балаларны серле әкият иленә алып керделәр һәм Г.Тукайның тормыш юлын искә алып, аның танылган әсәрләрен геройларын искә төшерделәр. Г.Тукайның тәрбияви эчтәлекле әсәрләре балаларны тәртипле, итәгатьле, эш сөючән булырга өнди. Табигатьнең, тирә-юньнең матурлыгын күрә белергә өйрәтә, туган якка, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияли.
-
Единый урок физкультуры! 20.04.2016
Сегодня у нас Единое занятие физкультуры.
-
Шигырь конкурсында. 15.04.2016
Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Нуриева Рузилә "Карлыгач " шигырен сөйләп күңелләрне күтәрде. Әфәрин Рузилә!
-
"Тукайга 130 ел" шигырь район конкурсы. 15.04.2016
Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Аның туган көне 26 нчы апрель көнне үткәрелсәдә, районда төрле чаралар уздырыла башлады . Шуларның берсендә Тукай туган көне 130 ел уңаеннан шигырь конкурсында булды. Шул конкурста безнең балаларыбыз да матур итеп шигырь сөйләделәр. Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Рахматуллина Алина " Бичара куян" шигырен сөйләде. Әфәрин Алина!