Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
Телефон: | (884364) 38-6-00 |
E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 53 воспитанников |
У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Занятия по английскому языку. 17.10.2016
Hello, привет!
В этом учебном году с октября начались занятия по английскому языку. Дети занимаются начиная со средней группы. На снимке – дети подготовительной группы и учитель английского языка Гордеева Лариса Александровна на занятии английского языка.
-
"Минем кадерлеләрем" 13.10.2016
13 октябрьдә, 1 октябрьдә булып узган өлкәннәр көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Шафигуллина Илсояр Хаҗи кызы, музыка җитәкчесе Ишкулова Нурия Усман кызы белән берлектә "Минем кадерлеләрем" темасына бәйрәм кичәсе үтекәрделәр. Кадерле дәү әниләрне,дәү әтиләрен котлап балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Бәйрәм уеннар белән үрелеп барды, кунаклар уеннарда актив катнашытылар. Бәйрәм ахырында балалар кадерле Дәү Әниләренә, Дәү әтиләренә котлап открытка бүләк иттеләр. Бәйрәм күңелле, матур үтте. Кунаклар үз чиратында балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләргә тыңгысыз, җаваплы эштә киләчәктә дә зур унышларга ирешеп эшләүләрен, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, куанычлар теләп калдылар.
-
Ияләндек инде.... 10.10.2016
Һәр кечкенә бала балалар бакчасына килгәч, ияләнү чорын (адаптация) үтә. Балаларның тормышы кискен рәвештә үзгәрә. Гаиләдә ияләнгән гадәти тормышка үзгәрешләр керә: көндәлек режим, якыннарның янда булмавы, таныш булмаган өлкәннәрнең сүзләрен тыңларга кирәклеге, персональ рәвештәге игътибарның кимүе. Балага балалар бакчасындагы тормышка ияләнү өчен вакыт кирәк. Безнең кечкенәләр төркемендә балалар инде режимга күнегеп беттеләр дияргә була. Менә алар режим моментларында "Шалкан" әкиятен искә төшерәләр. Алга таба да балаларның ияләнү чорын уңышлы үтеп, бакчага исән-сау йөрүләрен теләп калабыз.
-
Без булдырабыз!!! 10.10.2016
Бүген Кукмарада Укытучылар көне уңаеннан тантаналы бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә алдыңгы укытучы, тәрбиячеләрне яшь буынга тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәннәре өчен котлап Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Шул ук вакытта 2015-2016 нчы уку елы нәтиҗәләренә йомгак ясалып, рейнтинг буенча алдынгы белем бирү учреждениеләрен тәбрикләделәр. Безнең балалар бакчасы шушы рейтинг буенча 3 урынны яулады һәм Кукмара муниципаль районы мәгариф бүлеге исеменнән Диплом белән бүләкләнде. Коллективка чын күңелдән рәхмәт. Коллективның тырыш хезмәт җимеше ул! Коллективка сәламәтлек, сабырлык, зур уңышлар телибез. Без булдырабыз!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. 08.10.2016
Бүген балаларыбыз экскурсиягә барганда кабаттан юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
Туган ягым Зур Кукмара! 07.10.2016
Зур Кукмара авылының географик урыны белән таныштыру, балаларны туган як табигате белән таныштыруны дәвам итү, Татарстан Республикасының урманнарга, елга-күлләргә бай булуын күп төрле казылмалар барлыгын аңлату, тере һәм тере булмаган табигать турында белемнәрен тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен аңлату, табигатьнең һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү, кешеләр тарафыннан табигатнье сакларга кирәклеге турында нәтиҗә чыгара белүчәнлекләрен үстерү максатыннан 7 октябрь көнне балаларыбыз авылыбызның иң күркәм табигать почмагы булган урынга Тауга экскурсиягә бардылар.
-
Кирпич заводында экскурсия. 07.10.2016
“ Эх күңелле, рәхәт балачак.! “– дип чын күңелдән әйтәсе килә . Бүген балаларыбыз шул девиз астында Кукмараның кирпич чыгару заводында экскурсиядә булдылар. Тәрбиячеләр аларга кыскача кирпич чыгару турында сөйләделәр.
-
Укытучылар көне белән! 04.10.2016
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта батыр да син, сабыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә... -
Яркая осень! 04.10.2016
Осень на опушке краски разводила,
По листве тихонько кистью проводила:
Пожелтел орешник и зарделись клёны,
В пурпуре осеннем только дуб зелёный.
Утешает осень:
- Не жалейте лето!
Посмотрите - роща золотом одета!
Воспитанники средней группы отправилисьв царство золотой осени. А Королева этого царства приготовила для них сложные задания. Они должны выполнить все задания и вернуться обратно в детский сад. Выполнили наши детки задания,,,,,,,
-
Саф һава - тәнгә дәва! 04.10.2016
Көзге матур көннәрдә балалар көнне саф һавада үткәрәләр. Тирә-юньдәге, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтәләр, уйныйлар, хәрәкәт активлыгын үстерәләр. Саф һавада спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә бик файдалы. Тәрбиячеләр балалар белән авылыбызның зур стадионында футбол уйнадылар.