Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
Телефон: | (884364) 38-6-00 |
E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 53 воспитанников |
У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Без уйный - уйный үсәбез! 15.11.2016
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында төзү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Төзү эшчәнлегенең төп максаты: балаларны геометрик формалар белән таныштыру, алар ярдәмендә төрле конструкцияләр төзергә өйрәтү, вак моториканы, уйлау, фикерләү сәләтен, сүзлек байлыгын арттыру, сөйләм телен үстерү, камилләштерү. Нәниләр, беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары төзеп күрсәткәнне тиз отып алалар һәм үзләре дә тырышып уйныйлар.
-
Туган көнегез котлы булсын! 10.11.2016
Бүген безнең балаларыбыз бакчабызда эшләүче Нурсана апаларын туган көне белән котладылар. Алар аңа сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш теләделәр. Иң күңеллесе бергәләшеп "Ак калач" уенын уйнау булды.
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы. 08.11.2016
Бүген бакчабызда гомуми әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелыш "Сәламәт балалар үстерик " темасы буенча барды. Бакчабызның шәфкать туташы Ләйсән Нургалиевна балаларның сәламәтлекләре хакында, гриппка каршы профилактик чаралар, прививканың әһәмияте турында сөйләде. Җыелышыбызда шулай ук район ГИБДД бүлеге җитәкчесе Фирдүс Ханифович катнашты. Ул үз чиратында районыбызда булган юл-транспорт фаҗигаләре буенча мәгълүмат белән таныштырып, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәклекне искәрде. Шул ук вакытта балаларның киемнәрен үзяктырткыч элементлар белән тәэмин итүне сорады. Әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде, фикерләрен, киңәшләрен тынлады.
-
Җыелышта ......... 08.11.2016
Бүгенге җыелышта шулай ук Зур Кукмара авылы җирле үзидарә башлыгы Ришат Рафкатович бик теләп катнашты. Ул әти-әниләрне авыл тормышы, эше, борчыган сораулары, проблемалары белән таныштырды. Булачак референдум хакында сөйләде, уңай якларын ассызыклады. Мөдир Гөлфия Равиловна шулай ук әти-әниләрне борчыган мәсьәләләрне ачыклап, бергәләп хәл итәргә киңәш итте.
Җыелышта балалар бакчасының башка белгечләре дә чыгыш ясады. Өлкән тәрбияче Нурия Усмановна балаларның укыту-тәрбия бурычлары белән таныштырса, инглиз теле укытучысы Лариса Александровна кыскача дәрес турында сөйләп, өйдә дә бала белән шөгыльләнергә тәгъдим итте. Җыелыш гомуми алганда бик эчтәлекле, файдалы узды.
-
Без булдырабыз!!! 07.11.2016
Бүгенге рәсем шөгылендә уртанчылар төркеме балалары үзләре яраткан матур өйләрен ясадылар, ә 2 кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Зөбәйдә Рафисовна белән берлектә рәхәтләнеп әвәләделәр.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотыйк! 02.11.2016
Бүген, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Шафигуллина Илсояр Хазиевна белән юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан чара үткәрделәр. Чарабызга район ГИБДД бүлегеннән Яковлева Е. В. һәм Самиков Р. килделәр. Куркынычсыз хәрәкәт итүне өйрәнү өчен бакчабызда барлык уңайлыклар да булдырылды. Хәзер безнең үз электрон светофорыбыз, юл, шәһәр макетлары, билгеләр һәм кагыйдәләрне кулланып карап өйрәнү өчен күп төрле әсбапларыбыз бар. Бу барлык әсбапларны булдыруда район ГИБДД бүлегенә рәхмәтебезне җиткерәбез. Әлеге шартлар һәм махсус шөгыльләнүләр балаларыбызны юл халәкәтеннән саклар һәм барыбыз өчен дә һәрвакыт имин юллар булыр дигән теләктә калабыз.
-
Көзнең соңгы ае! 02.11.2016
Бүген уртанчылар төркемендә " Көзнең соңгы ае" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып үтте. Бәйрәм барышында балалар табышмакларга җаваплар таптылар, матур җырлар җырладылар, күмәк биюләр башкардылар. Кунак булып килгән Уңыш бабай бәйрәмгә тагын да ямь өстәп балаларның күңелләрен күтәрде.
-
Малышам осенний праздник! 02.11.2016
Летят, летят дождинки,
Не выйдешь из ворот.
По вымокшей тропинке
Сырой туман ползёт.
У погрустневших сосен
И огненных рябин
Идёт и сеет осень
А мы собираем ШИШКИ! -
Здравствуй,осень золотая! 01.11.2016
Традиционно в нашем ДОУ прошел праздник «Здравствуй, Осень золотая!» .Для ребят это запоминающийся, радостный и яркий праздник, который помогает им закрепить представления об осени как времени года. И хоть осень и называют «унылой порой», тем не менее, кто как не дети больше всего радуется ярким разноцветным листьям, опавшим с деревьев. Ребята с нетерпением ждали осенних развлечений, и не зря, ведь они прошли очень весело и интересно.Под руководством музыкального рководителя Ишкуловой Н. У. ребята весело и задорно играли, пели и читали стихи. Особенно ребятам понравились игры спортивного и познавательного характера, в которых проявили ловкость и смекалку.
-
Котлыйбыз! 23.10.2016
Хөрмәтле Гөлфия Равиловна!
Сезне олы бәйрәмегез— 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезнетелибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте
Бирелгәндер Сезгә тумыштан,
Үр артыннан яңа үрләр яулап
Яшисез сез туймый тормыштан.
Үз кулыгыз белән төзегәнсез
Гомер юлы дигән диварны.
Күркәм гамәл белән бизәкләнгән
Һәр сәгате үткән елларны.
Алга әйдәп балкый, дәшә Һаман
Өмет кояшының нурлары.
Сәламәтлек, яхшы кәеф белән
Каршылагыз килер елларны!
Иң изге теләкләр белән “Шатлык” балалар бакчасы коллективы.