МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Олимпиадалар дәвам итә 05.10.2017
4-9 сыйныф укучылары математика фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасыннан мәктәп туры биремнәрен эшләделәр.
-
Бассейнда... 03.10.2017
Укучыларыбыз спорт сәламәтлек комплексы "Салават күпере"нә яратып йөриләр. Йөзә белүчеләребез саны әлегә азрак. Ләкин ай саен аларның сафы тулылана бара.
-
Диагностик тест 03.10.2017
5 нче сыйныф укучылары уку грамоталылыгын (читательская грамотность) тикшерү буенча диагностик тест эшләде.
-
Ветераннар янәшәдә яши 02.10.2017
Мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында үткәрелгән “Ветераннар янәшәдә яши” акциясендә мәктәбебезнең 8-9 нчы сыйныф укучылары бик теләп катнашты. Бу көннең максаты – яшь буынга патриотик тәрбия бирү, тыл һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү. Ветераннар балалар белән үзләренең хәтирәләрен уртаклаштылар. “Безне зурлап искә алуыгыз иң зур хөрмәт, иң зур бәхет,”- диделәр алар.
-
Сәламәтлек сагында 02.10.2017
Район үзәк сырхауханәсе табибы Писарева Г. шәфкать туташы Миләүшә белән укучыларыбызга медицина күзәтүе үткәрде.
-
Авылым кырларына күзәтү 02.10.2017
Җәй тәмамалану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә. Башлангыч сыйныф укучылары кырлардан җыеп алынган чөгендер уңышын үз күзләре белән күреп кайттылар. Шикәр комының өстәлебезгә килеп җиткәнче күпме юл үтүе турында укытучылары Алсу Мансур кызы кызыклы мәгълүмат бирде.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2017
"Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" һәм өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан мәктәбебезнең яшь тимурчылары әби-бабайларның өйләрендә булып,аларның хәлләрен белешеп ,эшләрендә булышып кайттылар.
-
Экологик белемнәр көне 30.09.2017
Укучыларда экологик белем һәм тәрбия бирү, аларда экологик культура формалаштыру, табигатькә кызыксыну уяту, аны саклау проблемаларын дөрес аңлау, табигатьтә үзеңне тота белү күнекмәләре булдыру, экосистемаларда барган үзгәрешләрне, тере организмнар арасындагы үзара бәйләнешләрне күзәтү максатыннан укучылар белән көзге урманга экскурсия үкәрелде.
-
Изге эшләр көне 29.09.2017
Бүген "Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында "Изге эшләр" көне. 5-7 нче сыйныф укучылары хәйрия ярминкәсе оештырдык. Ярминкәдән җыелган 780 сум керем авыру балаларны тернәкләндерү өчен күчерелде.
-
Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы 27.09.2017
Бүген Бөтендөнья туристлар көне. Яшь туристлар буларак, авылыбыз табигатенә сәяхәт кылдык.